Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районы мәктәпләрен тәмамлаучылар

Лаешның 1 нче мәктәбен тәмамлаучылар 50 ел узган очрашты. Соклану һәм аптырау катыш сәламләшүләр, кочышулар, хатирәләр... Кояшлы якшәмбе көнне Җиңү паркында Лаешның 1 нче урта мәктәбенең элекке укучылары һәм укытучылары очрашты. Сыйныф җитәкчеләре Нина Николаевна Воронина һәм Валентина Илларионовна Козина һәркайсын беренче караштан ук таный алмадылар. Вакыт күбесен үзгәрткән, әмма...

Лаешның 1 нче мәктәбен тәмамлаучылар 50 ел узган очрашты.

Соклану һәм аптырау катыш сәламләшүләр, кочышулар, хатирәләр... Кояшлы якшәмбе көнне Җиңү паркында Лаешның 1 нче урта мәктәбенең элекке укучылары һәм укытучылары очрашты.

Сыйныф җитәкчеләре Нина Николаевна Воронина һәм Валентина Илларионовна Козина һәркайсын беренче караштан ук таный алмадылар. Вакыт күбесен үзгәрткән, әмма күңелле мәктәп тормышын һәркайсы хәтерли.

-Ә безнең беренче партада кем утыра иде, хәтерлисеңме?

-Ой, ә мин сине шундук танымадым да!

-Карагыз, кем килде!

1965 ел чыгарылышы үзенчәлекле була. Ул вакытта әле җитештерүгә өйрәтү алып барыла, шуңа күрә 11 "А" сыйныфында пионервожатыйлар, ә 11 "Б" да тракторчылар һәм бакчачылар әзерлиләр. Ә мондый сандагы "алтын"ны мәктәпнең күргәне булмый: 11 медалист тәмамлый!

1965 елны мәктәп тәмамлаучылар исемнәре районнан гына түгел, республикадан читтә дә билгеле: дәүләт милке министры һәм РСФСР Югары Советы депутаты Валерий Васильев, ЛТЭТ директоры Николай Коровин, район халык мәгарифе бүлеге мөдире Галина Трифонова, "Путь Ленина" совхозы директоры Юрий Васильев, милиция начальнигы урынбасары Людмила Коляжова, "Камская новь" газетасының җаваплы секретаре Нина Романова һәм башка бик күпләр. Әлеге чыгарылыш арасында безнең район җитәкчеләре дә, фән кандидатлары да, атказанган элемтә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә бар.

Очрашуда үз педагогларыбызны хөрмәт белән искә алабыз: Александр Петрович Сорокин, Екатерина Алексеевна Фигурова, Людмила Васильевна Карсалова, Юрий Сергеевич Воронин, Михаил Иванович Тифоров, Борис Александрович Озеров һәм башкалар.

-Безнең мәктәп иң яхшысы иде! - Лаешның 1 нче урта мәктәбенең элекке укучылары шулай уйлый. Аның киләчәктә дә үз укучылары белән горурлануын телибез.

Әлеге очрашуда Лаешның 1 нче мәктәбе елъязмасын булдыру идеясе туды, аның авторлары мәктәп тәмамлаучылар булачак.

Ә безнең редакция районның барлык мәктәп тәмамлаучыларына мөрәҗәгать итә. Без сездән мәктәп тормышы турында хатирәләр һәм киләчәк язмышыгыз нинди булганлыгы турында язылган хатлар көтәбез. Түбәндәге адреска языгыз: 422610, Татарстан, Лаеш шәһәре, Ленин урамы, 31 йорт, газета редакциясе яки электрон адрес: novayakama@yandex.ru. "Лаеш районының мәктәп тәмамлаучылары" билгесен куярга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево