Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районы юбилеена багышлана

Лаешлы талантлы педагогларның бәйрәм смотры районыбызның 90 еллыгына багышланды. Шәһәр мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләре хезмәткәрләре кызыклы программа әзерләгәннәр. 2 нче мәктәп коллективының әдәби-музыкаль композициясе төп теманы ачып бирде һәм слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды. Күп кенә номерлар укытучы һөнәренә багышланган. Лаешның 3 нче мәктәбенең үзешчән артистлары уңышлы чыгыш ясады. Аларның...

Лаешлы талантлы педагогларның бәйрәм смотры районыбызның 90 еллыгына багышланды.

Шәһәр мәктәпләре һәм мәктәпкәчә учреждениеләре хезмәткәрләре кызыклы программа әзерләгәннәр. 2 нче мәктәп коллективының әдәби-музыкаль композициясе төп теманы ачып бирде һәм слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды. Күп кенә номерлар укытучы һөнәренә багышланган.

Лаешның 3 нче мәктәбенең үзешчән артистлары уңышлы чыгыш ясады. Аларның программасы жанрларга байлыгы һәм яхшы әзерлек дәрәҗәсе белән аерылып торды. Татар биюе һәм ике хореографик миниатюра башкарган физкультура укытучысы Рәдис Гарипов барысын шаккатырды. Тамашачылар бертавыштан аны "Танцы" телешоуында катнашучылар белән уңышлы көндәшлек итәргә сәләтле дигән фикергә килделәр.

Барлык хезмәт коллективлары чыгышында да үзенчәлекләр бар иде. Мәсәлән, 2 нче мәктәптән "Мелодия" триосы, "Березка" балалар бакчасыннан Игорь Гордеев солосы, "Радуга" балалар бакчасы тәрбиячеләре әзерләгән "Балалар бакчасында бер көн" сәхнә миниатюрасы фестивальнең сюжеты белән органик төстә үрелде. "Рябинка" балалар бакчасы артистлары оста башкарган Лаеш тематикасына попуррига көндәшләр булмады. Фестиваль программасы ахырында төрле төстәге тасмалар белән бию күрсәтелде. "Радуга" тәрбиячеләре бай фантазия һәм уйлап табу сәләтеннән файдаланган. Сәхнәдә җилфердәүче һәм төрле формаларга кертелгән тукымалардан бәйрәм баннеры - "Районга 90 ел" килеп чыкты.

Жюри рәисе Илнур Гайниев укытучылар һәм тәрбиячеләрнең артистлык осталыгын югары бәяләде. Ә тамашачыларның алкышлары иң яхшы бәя булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев