Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районы юбилеена бәйрәм концерты

Сукыр һәм күрү сәләте начар балалар өчен интернат мәктәп укытучылары, хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре киң мәдәни-күңел ачу программасы әзерләгән. Район мәдәният йортына тамашачылар концерт башланганчы күпкә алдан җыела башлады. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар, шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре бар иде. Кемнәрдер махсус интернат-мәктәп талантлары чыгыш ясавын карар өчен хәтта авыллардан килгәннәр....

Сукыр һәм күрү сәләте начар балалар өчен интернат мәктәп укытучылары, хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре киң мәдәни-күңел ачу программасы әзерләгән.

Район мәдәният йортына тамашачылар концерт башланганчы күпкә алдан җыела башлады. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар, шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре бар иде. Кемнәрдер махсус интернат-мәктәп талантлары чыгыш ясавын карар өчен хәтта авыллардан килгәннәр. Чөнки монда балалар арасында гына түгел, педагоглар арасында да артистлар бар. Алар барысы да искиткеч артистлык сәләтенә һәм матур тавышка ия. Яшь кашыкчылар ансамбле тамашачыларны шаккатырды. Ә "Салам" чуаш вокаль ансамбле сәхнәдә ут чыгарды. Логопед Татьяна Акатьева һәм укытучы Илья Гордеев кичәнең чын йолдызларына әйләнделәр. Алар аерым-аерым да, дуэт белән дә искиткеч җырлыйлар. Фестиваль бар катнашучылар башкарган "Родная земля" җыры белән тәмамланды.

Вакыт-вакыт тамашачылар каршында професиональ артистлар чыгыш ясый кебек тоелды. Интернат мәктәптә тәрбияләнүчеләр һәм укытучылар сәхнәдә үзләрен бик ышанычлы тоттылар һәм тамашачылар белән эмоциональ элемтә булдырдылар. Һәр номер көчле алкышларга күмелде. Тамашачылар бигрәк тә "сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән" дип атау гадәткә кергән балалар өчен шатландылар. Чыгыш ясаганда алар залда утыручыларга позитив энергия биреп балкыдылар.

-Сез булдырдыгыз, - дип мөрәҗәгать итте чыгыш ясаучыларга мәдәният йорты директоры Алмаз Якупов. - Сезгә иҗади уңышлар һәм яңа казанышларга ирешүегезне телим.

Концертның сәнгать җитәкчесе Галина Григорьева бәйрәмгә килгәннәрнең барысына рәхмәт белдерде һәм тантаналы концертларны тагын әзерләргә вәгъдә бирде.

Лаеш җире талантларга бай һәм һәр яңа концерт яңа йолдызчыкны ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев