Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районында 50 сайлау участогы эшли

Лаеш муниципаль районында сайлау участоклары нәкъ 7 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 29695 тавыш бирүче кертелгән. Аларның 381е беренче тапкыр тавыш бирә. Сайлаулар - 2015 Иртә. Лаеш техник-икътисад техникумы. Монда 8нче Сәйдәшев бер мандатлы сайлау округы урнашкан. Озын өстәл артында сайлау комиссиясе әгъзалары утыра. Алар алдында - сайлаучылар исемлекләре һәм...

Лаеш муниципаль районында сайлау участоклары нәкъ 7 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирүчеләр исемлегенә 29695 тавыш бирүче кертелгән. Аларның 381е беренче тапкыр тавыш бирә.

Сайлаулар - 2015

Иртә. Лаеш техник-икътисад техникумы. Монда 8нче Сәйдәшев бер мандатлы сайлау округы урнашкан. Озын өстәл артында сайлау комиссиясе әгъзалары утыра. Алар алдында - сайлаучылар исемлекләре һәм тавыш бирү өчен бюллетеньнәр. Бераз читтәрәк күзәтүчеләр утыра. Иң уртада тавыш бирү кабиналары урнаштырылган. Бер сүз белән әйткәндә, барлык шартлар да үтәлгән. Сәгать җиде. Тавыш бирү башланды!

Тыныч кына, ыгы-зыгысыз Лаеш кешеләре исемлекләр янына килеп комиссия әгъзаларына паспортларын бирәләр, бюллетеньне алганлыкка кул куялар һәм кабиналарга юнәләләр. Анда кандидатлар исемлеге белән бергә-бер калып үз тавышларын бирәләр.

-Безнең участокта 694 сайлаучы теркәлгән. Сәламәтлекләре аркасында бүген сайлау участогына килә алмаучы кешеләр исемлеге дә бар, - дип сөйли сайлау комиссиясе секретаре Ольга Синицына. - Андыйлар 30 кеше. Без аларның өенә барачакбыз. Алдан тавыш бирүчеләр дә бар - исемлеккә кертелгәннәрнең якынча 3 %ы. Сайлау комиссиясендә тәҗрибәле кешеләр, алар бер генә сайлау кампаниясе үтмәгән.

Сүз уңаеннан, Ольга Николаевна үзе инде 30 ел сайлау комиссиясе секретаре.

Күзәтүчеләр сыйфатында сигез кеше теркәлгән - "Бердәм Россия"дән, "Гадел Россия"дән, Миңнехановтан, депутатларның берсеннән.

Күзәтү комиссиясе әгъзалары сөйли:

-Мин Резедә Шәфигуллина, Рөстәм Миңнеханов вәкиле. Күзәтүче сыйфатында беренче тапкыр. Нинди дә булса бозулар юк. Законнар белән танышмын. Бар нормалар үтәлә. Сайлаулар гадел үтә дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево