Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районында халыкара әһәмияткә ия объект барлыкка киләчәк.

Казан - халыкара дәрәҗәдә күп чаралар үткәрелүче башкала. Татарстан - төпле партнер абруена ия төбәк, шуңа күрә дөньяның эре оешмалары безнең республикага ышаналар. Миңнеханов Стратегиясенең мөһим өстенлеге - кеше капиталы формалаштыру һәм мәгарифнең бар юнәлешләрен үстерү. Чәршәмбе көнне "Казан" халыкара аэропорты территориясендә яңа KAZAN EXPO-WorldSkills Arena күргәзмә үзәге нигезенә капсула...

Казан - халыкара дәрәҗәдә күп чаралар үткәрелүче башкала. Татарстан - төпле партнер абруена ия төбәк, шуңа күрә дөньяның эре оешмалары безнең республикага ышаналар. Миңнеханов Стратегиясенең мөһим өстенлеге - кеше капиталы формалаштыру һәм мәгарифнең бар юнәлешләрен үстерү.

Чәршәмбе көнне "Казан" халыкара аэропорты территориясендә яңа KAZAN EXPO-WorldSkills Arena күргәзмә үзәге нигезенә капсула салу тантанасы булды. Анда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты үткәрү планлаштырыла.

Тантанада катнашучылар: ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, WorldSkils International (WSI) президенты Саймон Бартли, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка мактаулы кунаклар.

Республика башкаласы 2019 елда WorldSkills Competition - эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты үткәрүгә дәгъва итә. Аның максаты - бөтен дөньяда һөнәри әзерлек һәм квалификациянең статусын һәм стандартларын күтәрү, эшче һөнәрләрне популярлаштыру. Моңа бәйле төстә KAZAN EXPO-WorldSkills Arena экстра-класслы күргәзмә комплексы төзелешен тәмамлау 2018 елга планлаштырылган.

-Без барлык заманча таләпләргә җавап бирерлек масштаблы проект төзелешенә старт бирәбез, - дип тантаналы төстә игълан итте Рөстәм Миңнеханов.

2019 елда дөнья чемпионаты үтәчәк илне сайлау 10 августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә булачак. Һәрбер чыгыш ясаучы сайлауда җиңүнең шәһәр өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте һәм уңышка ышануын белдерде.

Проект инвесторлары - "Связьинвестнефтехим" ААҖ, аның генераль директоры Валерий Сорокин да капсула салуда катнашты, һәм Казан мэриясе.

Комплексның гомуми мәйданы 169 мең кв.м. тәшкил итә: 113 мең квадрат метрны күргәзмә үзәге үзе биләячәк, 31 мең квадрат метрны - конгресс-үзәк, 25 мең квадрат метрны - кунакханә. Чемпионат үткәрү өчен өстәмә рәвештә тагын 100 мең кв.м. бирелергә мөмкин.

Белешмә өчен:

WorldSkills International - бар дөньяда эшче һөнәрләрне популярлаштыру, һөнәри әзерлек һәм квалификациянең статусын һәм стандартларын күтәрү максаты белән булдырылган халыкара хәрәкәт. Һәр ике ел саен WorldSkills international яклавында һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты үткәрелә. Бүген WSl хәрәкәте 73 илне берләштерә, Россия аңа 2012 елның маенда кушылды һәм быелның гыйнварында һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition халыкара ярышларын үткәрү хокукына гариза бирде. Казан белән беррәттән әлеге ярышларны үткәрүгә Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәре дәгъва итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево стройка