Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районында кабельне югары вольтлы сынаулар станциясе эшли башлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Россиядә бердәнбер югары вольтлы сынау станциясен эшләтеп җибәрделәр. Ул бөтенроссия әһәмияткә ия, ә киләчәктә максат - халыкара сертификат алу һәм чит ил базарын буйсындыру. Безнең район территориясендә урнашкан "Таткабель" белгечләре Россиядә бары Татарстанның гына егәрлеге 500 кВольтка кадәр булган югары...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Россиядә бердәнбер югары вольтлы сынау станциясен эшләтеп җибәрделәр.

Ул бөтенроссия әһәмияткә ия, ә киләчәктә максат - халыкара сертификат алу һәм чит ил базарын буйсындыру. Безнең район территориясендә урнашкан "Таткабель" белгечләре Россиядә бары Татарстанның гына егәрлеге 500 кВольтка кадәр булган югары вольтлы кабель җитештерә һәм аңа сынаулар үткәрә алуын билгеләделәр. Беренче җибәргәндә җайланма 420 кВольтка кадәр тизләтелде.

-Перспективада монда 700 кВольтка кадәр егәрлектәге кабель җитештерергә һәм сынарга мөмкин булачак, - диде "ИНВЕНТ" ГК идарәсе рәисе Эльбек Сафаев. - Безгә инде гаризалар килә.

Ә РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының станоклар төзү һәм машиналар төзүгә инвестицияләр кертү департаменты директоры урынбасары Олег Токарев шуны өстәде, РФның сәнәгать министрлыгында "Таткабель" бөтенроссия күләмендә әһәмиятле компания буларак карала: "Дәүләт гамәлдәге федераль программалар кысасында компанияләр төркеменә теләсә нинди ярдәм күрсәтте һәм киләчәктә дә ярдәм итәргә әзер".

В Лаишевском районе запущена станция высоковольтных испытаний кабеля

-Бүген истәлекле вакыйга булды, - диде Рөстәм Миңнеханов "Таткабель" югары вольтлы станциясен ачканда. - Күптән түгел генә безнең хыялда булган кайбер проектлар әлеге мәйданчыкта тормышка ашырылды. Бу монда формалашкан көчле энергетик кластер. Бүген без иң заманча кабельнең ничек җитештерелүен күрдек. Без иң катлаулы сынаулар үткәрергә мөмкин булган лаборатория белән таныштык. Безнең перспективабыз яхшы дип саныйм. Татарстан зур, сәнәгать республикасы.

-Без илебез җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән импортны алыштыру стратегиясе кысаларында әлеге энергетик кластерны гамәлгә ашырган коллегаларыбыз мәйданчыгында теләсә нинди җайланмалар җитештерергә сәләтле, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район столбище