Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районында сок җитештерүче завод эшли башлаячак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев булачак эшкәртү предприятиесе нигезенә символик капсула салдылар. Төзелеш башлану тантанасы җиденче октябрьдә булды. -Без соклар җитештерүче яңа завод, логистик үзәк төзелешенә старт бирәбез. Бу шактый зур проект, моңа охшаш предприятиеләр безнең республикада юк иде әле. Продукция житештерү Татарстан базарына гына түгел,...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Михаил Афанасьев булачак эшкәртү предприятиесе нигезенә символик капсула салдылар. Төзелеш башлану тантанасы җиденче октябрьдә булды.

-Без соклар җитештерүче яңа завод, логистик үзәк төзелешенә старт бирәбез. Бу шактый зур проект, моңа охшаш предприятиеләр безнең республикада юк иде әле. Продукция житештерү Татарстан базарына гына түгел, ә якын-тирә төбәкләр базарларына да исәпләнә, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич.

Завод экологик чиста яшелчә һәм җиләк-җимештән натураль соклар җитештерү буенча махсуслашачак. Бу әле безнең җитештерүчеләр өчен өстәмә базар да, алар монда эшкәртү өчен чимал китерә алачак.

Эшкәртү сәнәгате объекты Сокурыдан ерак түгел урнашачак. Төзелешне "Benkons Group" ("Бенконс Групп") азәрбайҗан компаниясе башкара.

Планлаштырылган инвестицияләр күләме дүрт миллиард сум тәшкил итә. Заводның проекттагы җитештерүчәнлеге - бер сменалы эш вакытында сәгатькә 25500 литр яки елына 53856000 литр. Персонал саны 250 дән артык булачак. Төзелешне тәмамлау 2017 елның беренче яртысына планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево