Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районында татлы бизнес

Пәрәү авылыннан берничә километр үткәч, басу белән урман арасында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче Рамил Әхмәтсафин хуҗалыгы урнашкан. Рамил Гарифуллович Токсикология, радиация һәм биологик иминлек федераль үзәге аспирантурасын тәмамлаган. Соңрак Татар төбәкара ветеринария лабораториясендә вирусология бүлеге мөдире булып эшләгән. Тормыш иптәше бизнес белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән. -Ул Казан дәүләт аграр университет...

Пәрәү авылыннан берничә километр үткәч, басу белән урман арасында җиләк үстерү белән шөгыльләнүче Рамил Әхмәтсафин хуҗалыгы урнашкан.

Рамил Гарифуллович Токсикология, радиация һәм биологик иминлек федераль үзәге аспирантурасын тәмамлаган. Соңрак Татар төбәкара ветеринария лабораториясендә вирусология бүлеге мөдире булып эшләгән. Тормыш иптәше бизнес белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән.

-Ул Казан дәүләт аграр университет каршындагы фермерлар мәктәбенә йөрде, - дип искә төшерә Рамил Әхмәтсафин. - Аны җиләк үстерү кызыксындыра. Без документлар җыйдык һәм грант алуга гариза бирдек. Аннан соң җир участогы эзли башладык. Нәкъ менә Лаеш районын сайладык - монда туфрак та яхшы, Казан да якын.

Эш башлаган фермерларга җиңел булмый билгеле. Эшне юктан башлап җибәрергә туры килә. Әхмәтсафиннар Пәрәүдән өй сатып алалар, җирне җиләк утыртуга әзерли башлыйлар.

-Үз эшеңне оештыруда авыл хуҗалыгында эш тәҗрибәсе булу ярдәм итте, - дип сөйли эшмәкәр. - Участокны сугару иң катлаулысы булды. Скважина казылды һәм сугару җайланмасы сузылды. Эшкә Пәрәүдә, Державинода яшәүчеләрне алдык, шулай ук Казаннан студентлар чакырдык. Бер гектарга җиләк, ярты гектарга карлыган, шул кадәр үк мәйданга кура җиләге утырттык.

Зур булмаса да беренче уңышны өч ел элек - 2014 елның 1 августында җыеп алалар.

-Җиләккә өметебез зур иде - аңа ихтыяҗ бар, - дип аңлатып үтте Рамил Гарифуллович. - Италия сортлары - ароза, галячив, джоли, мадлен - үстерәбез. Уңыш сезонга 10-12 тонна тәшкил итә. Җиләкләр 3-4 атна кызара - июнь азагыннан июль ае беткәнче.

Быел җәй соң килде, шуңа күрә җиләк җыю да соңарды. Әле дә сусыл җиләкләр өлгерә, аз гына читтә карлыган һәм кура җиләге куаклары урнашкан. Ничек инде Лаеш җиләгеннән авыз итмәскә ди? Җиләк баллы һәм сусыл.

-Барысы яхшы булсын өчен технологияне саклау зарур, - дип билгеләп үтә Рамил Әхмәтсафин. - Барысы мөһим - сугару да, туфракны ашлау да, корткычларга каршы көрәш тә. Һәм, әлбәттә, көндәлек киеренке һәм тырыш хезмәт.

Әхмәтсафиннар бизнесы яшь, күтәрелеп кенә килсә дә, даими клиентлары бар инде. Якын-тирә авыллардан, Лаештан һәм хәтта Казаннан да киләләр.

-Әзер продкуцияне Казан базарларында сатабыз, - дип сөйли Рамил Гарифуллович. - Эшләрдә хатыным һәм олы улым ярдәм итә. Җиләкнең, карлыган һәм кура җиләгенең зур өлешен үзләре җыеп алучыларга сатабыз. Безнең халык җиләкләрне бик ярата, аеруча үзеңнеке, натураль булганда, аларда химикатлар юк. Шулай итеп киләчәккә өметләребез бар.

Авыл хуҗалыгы - гади булмаган һәм бик тә җаваплы эш. Өстәлләребездә тәмле җиләкләр булсын өчен үзеңне Рамил Әхмәтсафин кебек яраткан эшеңә тулысынча багышлау кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район