Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш студентлары республика кроссы лидерлары өчлегендә

Лаеш техник-икътисад техникумы командасы Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары студентларының III Спартакиадасында җиңел атлетика кроссында өченче урын алды. Комплекслы мульти-спорт турнирын оештыручылар - ТРның "Буревестник" яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте", республиканың мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары. Ярышларда үзләрен күрсәткән ЛТЭТ студентлары Арчаның үзәк стадионында үткән кросста катнашуга гариза исемлегенә...

Лаеш техник-икътисад техникумы командасы Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары студентларының III Спартакиадасында җиңел атлетика кроссында өченче урын алды.

Комплекслы мульти-спорт турнирын оештыручылар - ТРның "Буревестник" яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте", республиканың мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары.

Ярышларда үзләрен күрсәткән ЛТЭТ студентлары Арчаның үзәк стадионында үткән кросста катнашуга гариза исемлегенә кертелде. Физик культура укытучысы Андрей Чучканов үз тәрбияләнүчеләре чыгышыннан канәгать калды. Киеренке көрәштән соң безнең яшьләр, өченче урын алып, лидерлар өчлегенә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево спорт ЛТЭТ