Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш тернәкләндерү үзәгендә балалар Май чабуны бәйрәм итә

Үз карамагындагылар өчен "Широкая Масленица" фольклор бәйрәмен Лаеш тернәкләндерү үзәге белгечләре әзерләгән. Май чабу бәйрәме балаларга кунакка әкияти һәм гаҗәеп персонажлар белән бергә килде. Үзе белән уеннар, биюләр һәм шатлык алып килде. Бәйрәмнең аерылгысыз атрибуты, әлбәттә инде, коймак иде: түгәрәк, кайнар һәм тәмле. Алар балалар һәм аларның әти-әниләре йөзендәге елмаю...

Үз карамагындагылар өчен "Широкая Масленица" фольклор бәйрәмен Лаеш тернәкләндерү үзәге белгечләре әзерләгән.

Май чабу бәйрәме балаларга кунакка әкияти һәм гаҗәеп персонажлар белән бергә килде. Үзе белән уеннар, биюләр һәм шатлык алып килде. Бәйрәмнең аерылгысыз атрибуты, әлбәттә инде, коймак иде: түгәрәк, кайнар һәм тәмле. Алар балалар һәм аларның әти-әниләре йөзендәге елмаю һәм шатлык белән кушылып тагын да яктырак балкыган кояшны символлаштырдылар.

Үзәктә менә шундый, якынлашып килүче җылыны, табигатьнең язгы яңаруын көтү шатлыгы белән яктыртылган күңелле бәйрәм булды.

Без балаларны актив уен һәм музыкаль эшчәнлек аша ата-бабалар культурасына тартабыз. Һәр баланың рухи һәм әхлакый нигезен тәрбиялибез.

Татьяна Сәгыйтова, тернәкләндерү үзәге социаль педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Масленица