Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш ветераны Кремльдә медаль алды

Үткән шимбәдә Татарстан Президенты ветераннарга "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Әһәмиятле вакыйга Казан Кремленең тантаналар залында булды. Рөстәм Миңнеханов ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга рәхмәт сүзләре җиткерде, озын гомер һәм нык сәламәтлек теләде. Кремльгә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Германияне җиңгән өчен", "Японияне...

Үткән шимбәдә Татарстан Президенты ветераннарга "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Әһәмиятле вакыйга Казан Кремленең тантаналар залында булды.

Рөстәм Миңнеханов ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга рәхмәт сүзләре җиткерде, озын гомер һәм нык сәламәтлек теләде. Кремльгә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән затлар, Ленинград блокадасында булучылар, тыл хезмәтчәннәре җыелган. Алар арасында Лаеш районында яшәүче, фашист концлагереның элекке балигъ булмаган тоткыны Алексей Филиппов та бар.

Алексей Александровичка 1942 елда немецлар Калуга өлкәсенең зур булмаган Болва авылын аккупацияләгәндә бары җиде яшь була.

Дошманга әсирлеккә Филипповларның бар гаиләсе: әти-әнисе, абыйсы, апасы һәм яшь ярымлык энесе Ваня эләгә. Гаилә концлагерьга килүгә үк сабый вафат була.

-Үлем һәрчак янәшәдә йөрде һәм аңа ничектер ияләнелде, - дип искә ала ул еллар вакыйгаларын Алексей Филиппов. - Ачлыктан һәм җәберләүләрдән хәлсезләнгән кешеләр еш кына аңларын югалта. Андыйлар белән исәпләшеп тормыйлар - шул урында аталар. Яки "җан кыйгыч" килеп бәхетсез кешеләрне билгесез юнәлештә алып китә...

Азат ителү көне аның тормышында иң бәхетле көннәрнең берсе була.

-Котылу кинәт килде. Бервакыт төнлә без артиллерия канонадасы, шартлау тавышлары ишеттек, - дип сөйли ветеран. - Гадәттә лагерьда фашистлар булу сизелә, немецча сөйләшү ишетелә иде. Ә ул көнне алар үлеп беткән диярсең. Безнекеләр чәнечкеле чыбыкны кисеп, "Иптәшләр! Хәзер сез азат!" сүзләре белән лагерьга керделәр. Барысы да елый, кочаклаша башлады..."

...Алексей Филиппов 1984-1997 елларда "Лаеш" кошчылык комплексы директоры була. Күп кенә дәүләт бүләкләренә, шул исәптән Кызыл Байрак орденына ия. "ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исемен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево