Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш яшьләренә өч спорт мәйданчыгы бүләк итәләр

Татарстан- профессионаллар һәм һәвәскәрләргә спорт белән шөгыльләнү өчен башкалада гына түгел һәр районда шартлар тудырылган үзечәлекле төбәк. Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү вакытында республикада чын мәгънәсендә спорт бумы башланды. Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты бара, аның ачылышында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президенты Владимир Путин катнашты. Югары...

Татарстан- профессионаллар һәм һәвәскәрләргә спорт белән шөгыльләнү өчен башкалада гына түгел һәр районда шартлар тудырылган үзечәлекле төбәк. Универсиадага әзерләнү һәм үткәрү вакытында республикада чын мәгънәсендә спорт бумы башланды. Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты бара, аның ачылышында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президенты Владимир Путин катнашты. Югары дәрәҗә җитәкчеләр республика президенты программасы кысаларында күтәрелгән спорт корылмалары сыйфатына, халыкара дәрәҗә спорт ярышлары оештыруга лаеклы бәя бирделәр. Ул динамик үсә, спорт мәйданчыклары һәм спорт комплекслары төзү дәвам итә. Бу уңай инициатива өч ел элек старт алды. 2014 ел ахырына республикада 322 яңа спорт мәйданчыгы ачыла, быел 162се файдалануга тапшырылачак. Хәзер зур ун спорт объекты төзелә; аның бишесендә йөзү бассейны булачак.

Безнең районда да август уртасында өч спорт мәйданчыгы ачу планлаштырыла. Алар шул тәртиптә Урта Девятово урта, Лаешның 3 нче мәктәбе һәм Лаештагы 1 нче гимназия территорияләрендә барлыкка киләчәк.

Монда баскетбол мәйданчыклары һәм капкалары белән мини-футбол кырлары, кечерәкләр өчен таганнары булган уен формалары булачак. Мәйданчыкларның махсус түшәмәсе футбол һәм баскетболдан кала волейбол, стритбол, теннис белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә, ә кышлый хоккей тартмалары урын алачак. Исегезгә төшерәбез, президент программасы старт алганнан Лаеш районында гомумбелем бирү һәм спорт мәктәпләренә якын урыннарда 13 мәйданчык ачылган.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык бүлеге начальнигы Иван Алешин сүзләре буенча спорт мәйданчыклары ишегалды спортын торгыза.

-Ата-аналарның барысы да балаларын түләүле секцияләргә йөртә алмый, ә күчеш чорында үсмерләр үзләре үк каядыр барып туп тибәргә теләмиләр,-дип фикер йөртә Иван Александрович.-Ә ул арада яшьләргә үз көчләрен чыгаруга фәкать спорт ярдәм итә. Без балаларыбызга альтернатив үсеш мөмкинлеге бирәбез. Бала чактан компьютер һәм яшьлектә керү урынындагы баскыч мәйданчыгы урынына спорт ярышлары һәм физик культура.

Чыннан да, яшүсмерләр нинди команда округ турнирында күбрәк туп яки алка кертүләре хакында бәхәсләшсеннәр. Алар бер берләрен белә, үзара фаралаша, фикерләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклаша ала торган мохит булдырылсын.

Бу хакта балалар үзләре менә нинди фикердә:

-Икенче мәктәпнең спорт мәйданчыгы беркайчан буш түгел- караңгы төшкәнче монда булабыз. Без берничә тапкыр волейбол, стритбол... буенча ярышлар оештырдык. Үзебезнең ялны оештыру мөмкинлеге барлыкка килде: кичләрен соц челтәрдә утырмыйбыз, сыра эчү өчен каядыр җыелмыйбыз, ә монда килү нинди шәп һәм вакыт та файдалы үтә...Лаешта спортның гадәти төрләреннән тыш воркаут белән шөгыльләнүче, велобайкларда, скейтларда йөрүче егетләр һәм кызлар бар кем белә, бәлки спортның экстремаль төрләрен яратучылар өчен дә мәйданчык төзелер.

Рәхәтләнеп футбол уйнау үзе ни тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево