Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешка КВН килде

Район мәдәният йорты сәхнәсендә күңеллеләр һәм тапкырлар клубының район этабы булды. Лаеш техник-икътисад техникумы, Лаешның 1нче гимназиясе һәм 2нче мәктәп командалары юмористик көрәштә көч сынашты. Автор фотосы Конкурс программасын көндәшләрнең үзенчәлекле визиткалары ачты. Бию элементлары, көн темасына юмор һәм шаярулар аңлатмалар белән озатылды һәм тамашачыларның алкышлары белән үрелеп барды. Сорауларга...

Район мәдәният йорты сәхнәсендә күңеллеләр һәм тапкырлар клубының район этабы булды. Лаеш техник-икътисад техникумы, Лаешның 1нче гимназиясе һәм 2нче мәктәп командалары юмористик көрәштә көч сынашты.

Автор фотосы

Конкурс программасын көндәшләрнең үзенчәлекле визиткалары ачты. Бию элементлары, көн темасына юмор һәм шаярулар аңлатмалар белән озатылды һәм тамашачыларның алкышлары белән үрелеп барды.

Сорауларга үткен җаваплар бирү зур кызыксыну уятты. Башта аларны жюри әгъзаларына бирделәр, аннан инициативаны мәктәп укучылары - җанатарлар үз кулларына алдылар. Командалар берсеннән берсе арттырып шаярттылар.

Нәтиҗәдә, Лаешның 2нче мәктәбе КВН командасы гран-при яулады. Хәзер балаларга район данын гыйнварның икенче яртысында Мамадышта үтәчәк КВНның зона этабында якларга туры киләчәк.

ЛТЭТ командасы беренче, №1 гимназия икенче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район