Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешлылар Җиңү юбилеен бәйрәм итте

Җиңү көне - Россия халкы өчен иң изге көн. Тугызынчы майда районда яшәүчеләр һәлак булганнар истәлеген хөрмәтләү һәм исәннәргә ихтирамнарын белдерү өчен митингларга чыктылар. Тантаналы йөрештә катнашучылар Лаеш урамнары буйлап елгадай агылды. Иң башта сугыш ветераннары - Төньяк Кавказны, Кырым, Польша, Румыния һәм Чехословакияне азат итүдә катнашкан Федор Фролов, Ленинград...

Җиңү көне - Россия халкы өчен иң изге көн. Тугызынчы майда районда яшәүчеләр һәлак булганнар истәлеген хөрмәтләү һәм исәннәргә ихтирамнарын белдерү өчен митингларга чыктылар.

Тантаналы йөрештә катнашучылар Лаеш урамнары буйлап елгадай агылды. Иң башта сугыш ветераннары - Төньяк Кавказны, Кырым, Польша, Румыния һәм Чехословакияне азат итүдә катнашкан Федор Фролов, Ленинград фронтында сугышкан Абделгалим Камалетдинов, Карелиядә сугышкан Иван Шкудов бара.

Быел Җиңү көнен 33 сугыш ветераны, 810 тыл хезмәтчәне, 29 ветеранның тол хатыны каршылый. Алар исән калган, бирешмәгән. Сугыш еллары артта калды. Геройлар шәһәрнең төп урамнары буйлап парад сафында баралар. Алар артыннан Җиңү солдатларының онык-оныкчыклары атлый.

Пехотинецлар һәм морякларның костюмлаштырылган отрядлары, атлы сугышчылар, хәрби техника колоннасы парадка аеруча матурлык һәм тантаналылык бирде. Аның белән левитанча диярлек ТР хәрби комиссариаты Лаеш районы бүлеге начальнигы подполковник Александр Афанасьев командалык итте.

Митингта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Казан май комбинаты" директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин, Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Малышевның тол хатыны Фаина Андреевна һәм башка мактаулы кунаклар катнашты.

Район башлыгы Михаил Афанасьев җыелганнарга тантаналы чыгыш белән мөрәҗәгать итте:

-Без сугыш геройлары, тыл хезмәтчәннәре алдында түләп бетермәслек бурычлы һәм сугыш турындагы дөреслекне буыннан буынга тапшырырга тиешбез. Балаларыбызда Ватан сакчыларының үлемсез батырлыгына ихтирам һәм рәхмәт хисе тәрбияләячәкбез!

Лаеш районы сугыш елларында авыр югалтуларга дучар була. Фронтка 15422 кеше китә, аларның 11355е кире әйләнеп кайтмый.

Республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды:

-Бу көн батырлык һәм бердәмлек символы булып мәңгелеккә тарихка кереп калды. Бөек Җиңү өчен гаять зур бәя түләнде. Аны безнең өчен яулаганнарга мәңгелек дан.

Ветераннар артында "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар тезелгән. Алар сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган туганнарының фотосурәтләрен тоткан.

Район башлыгы Михаил Афанасьев, кунаклар, ветераннар, укучылар һәм теләге булган һәркем чәчәкләр салдылар: Мәңгелек ут һәм Хәтер стенасына чәчәкләр һәм веноклар түшәлде.

Ветераннар бер минут тын тордылар. Учларын каш өстенә куеп һавага күтәрелгән ак шарларны карашлары белән азатып калдылар. Бу вакытта аларның нәрсә уйлавын, нәрсәне искә төшергәнен кем белә? Хәрби техникада уйнаучы балаларга карап тыныч кына елмайдылар: алар өчен, оныклар һәм оныкчыклар өчен солдатлар окопларда туңган, елгалар кичкән, бәрелешләрдә һәлак булган. Тормыш дәвам итә!

Митинг тәмамланганнан соң бәйрәм итү шәһәрнең Собор мәйданына күчте. Татарстанның халык һәм атказанган артистлары, шулай ук җирле иҗат коллективлары сугыш еллары җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм алды чараларын үткәрүгә өлеш керткән эшмәкәрләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Тантаналарны кичен, җыелганнарның шат авазлары астында, күкне төрле төсләр белән бизәгән солют төгәлләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево