Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешлылар яңа һөнәрләр алалар

"Россия почтасы"ның Лаеш районында төзелүче логистик үзәге предприятиедә эшләү өчен кадрлар әзерли башлады. Яңа һөнәрләргә нигездә Лаеш шәһәре һәм район кешеләре укый. Дәресләр "Россия почтасы"ның шәһәр бүлекләрендә һәм уку сыйныфларында үтә. Теория практика белән чиратлаша. Көн саен уннарча кеше Казанның төрле районнары буйлап тарала. Семинарлар һәм практика тулы эш көне...

"Россия почтасы"ның Лаеш районында төзелүче логистик үзәге предприятиедә эшләү өчен кадрлар әзерли башлады.

Яңа һөнәрләргә нигездә Лаеш шәһәре һәм район кешеләре укый. Дәресләр "Россия почтасы"ның шәһәр бүлекләрендә һәм уку сыйныфларында үтә. Теория практика белән чиратлаша. Көн саен уннарча кеше Казанның төрле районнары буйлап тарала. Семинарлар һәм практика тулы эш көне дәвам итә. Кичләрен һәм ял көннәрендә стажерлар махсус компьютер программасыннан файдаланып дистанцион укуны дәвам итәләр. Сортлау цехы операторлары өчен кереш курсны почта элемтәсенең тәҗрибәле белгечләре алып бара. Укучылар өйрәнгән темалар буенча даими рәвештә тест узалар. Эшкә кабул итү имтиханнар нәтиҗәләре буенча үтәчәк.

Әлеге мөһим проект аркасында лаешлылар һәм Казан кешеләре яңа һөнәрләр алалар. Киләчәктә, үсеш барышында, объектта 1000 ләп кеше эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район