Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешның мәктәп укучылары республика премьерасына бәя бирде

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында булачак премьера кысаларында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда яңа "Стрела наследия" мультсериалын ябык күрсәтү булды. Күрсәтүдә Лаешның 1 нче гимназиясеннән сыйныф җитәкчеләре Елена Маслова һәм Юлия Спиридонова белән икенче сыйныфлар укучылары, шулай ук Лаешның 2 нче мәктәбеннән педагог Наталья Суханова белән дүртенче сыйныф укучылары катнашты. Премьерага шәһәребез...

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында булачак премьера кысаларында Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда яңа "Стрела наследия" мультсериалын ябык күрсәтү булды.

Күрсәтүдә Лаешның 1 нче гимназиясеннән сыйныф җитәкчеләре Елена Маслова һәм Юлия Спиридонова белән икенче сыйныфлар укучылары, шулай ук Лаешның 2 нче мәктәбеннән педагог Наталья Суханова белән дүртенче сыйныф укучылары катнашты. Премьерага шәһәребез ветераннары да килде.

Музей директоры Фәридә Мортазина сериалны эшләүчеләрне: редактор Анна Белоброва, режиссер Сергей Киатров һәм "Татармультфильм" мультипликация студиясе директоры Азат Ганиевны тәкъдим итте. Кунаклар бар кешене тарихи маҗараларга кушылырга чакырды.

Балалар мавыктыргыч мультфильмны кызыксынып карадылар, аның геройлары кичерешләрен уртаклаштылар һәм алар белән бергә Татарстанның борынгы архитектура һәйкәлләрен өйрәнделәр. Сериал болай да төп тамашачылар - балалар белән тыгыз хезмәттәшлектә ясалган. Элегрәк беренче һәм икенче серияләр монтаждан соң ук Лаеш мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучыларына күрсәтелде, аларның тәэсирләре сериалны эшләүчеләргә алдагы эш өчен иҗади компас булган.

Мультфильм Зөләйха белән Романның мавыктыргыч һәм кайвакыт куркыныч маҗаралары турында сөйли. Аның вакыйгалары Казанның тарих музеенда бара, анда төп герой үзенең танышын очрата. Саксызлыгы аркасында Роман борынгы укны атып җибәрә, ә ул явыз шаманны азат итә. Шаман күп гасырлар элек Идел буе Болгары хакиме - Кодрәк хан тарафыннан зинданга ябылган була. Һәм яңадан дөньяга кара көчләр мәкере яный.

Борынгы манускрипттан балалар шаманны җиңәр өчен халыкның иң яхшы сыйфатларын символлаштыручы һәм укның көчен яңартачак 10 артефактны бергә җыярга кирәген беләләр. Аларны исә биш сакчы саклый.

Танып-белү лентасының алдагы вакыйгалары Шайтан каласы, Казан Кремле, Елантау, Бөек Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре территориясендә бара. Ниһаять, төп геройлар һәм сакчылар бергә җыелалар һәм явыз шаманны җиңәләр.

Яшь тамашачыларның сокланучан күзләре иҗат төркеменең җентекле хезмәте һәм тырышлыгына иң яхшы бәя. Җиде сериядән торган сериал "Татармультфильм" берләшмәсендә (продюсер Азат Ганиев) туган. Аның өстендә эш узган ел дәвамында алып барыла. Сценарий тарихи материал базасында эшләнгән. Аны эшләүгә Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты белгечләре җәлеп ителгән. Сериал геройлары тавышын Г.Камал исемендәге татар дәүләп академия театрының әйдәүче артистлары яздырган. Мультфильм рус һәм инглиз телләренә тәҗемә ителгән.

"Стрела наследия" не тудыручылар планында - сериалның Татарстанның башка мәдәни-тарихи объектлары интерьерында төшереләчәк дәвамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево музей мультсериал