Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешта “Хәтер маршы - 2015“ булды

Җиңү көненең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек тулы көчкә бара. Безнең республикада кышкы "Хәтер маршы - 2015" яшьләр походы старт алды. Дүшәмбе көнне агитбригадаларда катнашучылар район мәдәният йортында патриотик номерлар белән чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте: -Районда...

Җиңү көненең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек тулы көчкә бара.

Безнең республикада кышкы "Хәтер маршы - 2015" яшьләр походы старт алды. Дүшәмбе көнне агитбригадаларда катнашучылар район мәдәният йортында патриотик номерлар белән чыгыш ясады.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте:

-Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан бары 38 кеше калды. Бүген дөньяда барган вакыйгалар һәм икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен яңадан карарга омтылышлар барган вакытта мондый маршлар бик кирәк. Без ул еллар истәлеген хөрмәт итәбез һәм җиңүче халыкның түземлегенә сокланабыз.

Тамашачыларга республиканың эзләнү отрядлары һәм спорт-патриотик клублары эше, экспедицияләр, үткәрелгән акцияләр турында сөйләделәр. Совет солдатларының каһарманлыклары, концлагерь дәһшәтләре һәм оккупациядәге тыныч халыкның куркыныч язмышы турында әдәби-музыкаль номерлар битараф калдырмады.

Әзерләнгән стендларда лаешлылар хәрби тематикага төрле мәгълүматлар белән танышу, мини-күргәзмәдә тәкъдим ителгән сугыш еллары коралларын күрү һәм хәтта кул белән тотып карау мөмкинлеге алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево