Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешта “Милләтләр кроссы - 2014“

Милләтләр кроссы - соңгы елларда Россиядә киң таралган спорт бәйрәме, ул Лаеш мәйданына 300 дән артык катнашучы җыйды. Бу узыш - кеше күп катнашкан һәм йөгерүчеләр саны һәм географиясе буенча масштаблы да. Район яшьләренең барысы диярлек аны хуплады. -Бу - уникаль спорт чарасы. Аның тарафдарлары саны елдан ел арта. Сәламәт...

Милләтләр кроссы - соңгы елларда Россиядә киң таралган спорт бәйрәме, ул Лаеш мәйданына 300 дән артык катнашучы җыйды. Бу узыш - кеше күп катнашкан һәм йөгерүчеләр саны һәм географиясе буенча масштаблы да. Район яшьләренең барысы диярлек аны хуплады.

-Бу - уникаль спорт чарасы. Аның тарафдарлары саны елдан ел арта. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларга, вакытны актив үткәрүчеләргә рәхмәт белдерәм, - дип узышта катнашучыларны сәламләде райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев.

Ярышлар ГТО нормалары тапшыру башлануга багышланды. Узыш оештыручылар йөгерүчеләргә ГТОның алтын билгеләренә лаеклы күрсәткечләргә ирешүләрен теләделәр.

-Мин бу башлангычны хуплыйм, чөнки физик культура кешене сау-сәламәт итә. Минем бала чагым һәм яшьлегем ГТО билгесе астында үтте. Андый аерма булу горурлык иде, - дип билгеләп үтте Михаил Владимирович.

Көн җәй көнендәгечә җылы һәм кояшлы булды. Ярышларда катнашучыларның берсе, Арина Зайцева фикеренчә, аяз, матур, әмма эссе булмаган көндә йөгерү үзе үк рәхәт.

-Барыннан да бигрәк, кросс - дуслар белән очрашу өчен яхшы сәбәп, актив ял оештыру мөмкинлеге һәм елның зур спорт вакыйгасында үзеңне күрсәтү дә, - дип исәпли кыз.

Төрле яшь категориясендәге спортчылар сигез узышта катнаштылар. Спорт азарты, җиңүгә омтылу, яхшы күтәренке кәеф - моны һәр катнашучы тойгандыр. Ярышларда җиңүчене финиш билгеләде. Монда ук, стадион мәйданында җиңел атлетлар бер километрлы дистанцияне төгәлләделәр. Аларны дуслары, туганнары, якыннары җиңү белән котладылар, арткарак калганнарны тынычландырдылар. Һәр узыш алдыннан баш судья катнашучыларга киңәшләрен бирде, аеруча кечерәкләргә: кемдер бигүк әзер түгел яки үзенә ышанып бетми, бар көчкә йөгерергә ярамый. Кросста катнашучылар өчен бердәнбер таләп - спорт формасы һәм теләк.

18 яшьтән узганнар төркемендә егетләр арасында Дмитрий Агафонов (узган якшәмбедә фаҗигале төстә һәлак булды) җиңде. Икенче урында Вадим Крылов, Илнар Гарипов өченче булды. Кызлар арасында 1000 метрлы дистанциядә Валентина Яковлевага тиңнәр булмады, Екатерина Балянова икенче булды, Екатерина Фокина өченче урынны алды. Шуны әйтеп үтү кирәк, бу яшь төркемендә ирләр арасында да, хатын-кызлар арасында да беренчелек тулысынча ЛТЭТ студентларында. Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы һәм шатлыклы атмосферада үтте. Җиңүчеләр турында тулырак мәгълүматны газетабыз сайтында www.Iaishevskyi.ru укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев