Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешта Яшьләр көнен билгеләп үттеләр

Шимбә көнне шәһәрнең үзәк комлыгында Халыкара Яшьләр көне кысаларында шулай аталучы open-air үткәрелде. Иң эссе вакытта, Лаеш кешеләре һәм кунакларының күпчелеге суга якынрак булырга омтылганда музыка уйный башлады һәм пляж волейболы буенча турнирда катнашырга чакыру яңгырады. "Бары су коенырга" гына килгән күп кенә ял итүчеләрне бу гаҗәпләндерде. -Килеп җитәргә өлгермәдек...

Шимбә көнне шәһәрнең үзәк комлыгында Халыкара Яшьләр көне кысаларында шулай аталучы open-air үткәрелде.

Иң эссе вакытта, Лаеш кешеләре һәм кунакларының күпчелеге суга якынрак булырга омтылганда музыка уйный башлады һәм пляж волейболы буенча турнирда катнашырга чакыру яңгырады. "Бары су коенырга" гына килгән күп кенә ял итүчеләрне бу гаҗәпләндерде.

-Килеп җитәргә өлгермәдек - инде бәйрәм, - диде шаяртып яшь кеше үзенең хатынына. Аларның гаиләсе комлыкка ике бәләкәче белән килгән һәм үзләренең ялыннан канәгать калгандыр дип уйларга кирәк.

Кичен бәйрәм кәефе булдыру өчен Казаннан музыкаль коллектив килгән иде. Тере музыка, матур вокал, барабаннарда импровизация - тамашачылар артистлар энергиясен үзләренә алды һәм аны тулаем кире кайтарды. Инде гадәткә кергән Яшьләр көнен бәйрәм итүгә яр буе күгенә күтәрелгән һәм төнге күкне яктырткан фейерверк шартлаулары эффектлы нокта куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Лаишево лаеш