Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкән кешене аны тәрбиягә алучы гаилә

Картлык котылгысыз һәм ул килгәч кеше аерым кайгыртуга мохтаҗ. Бу бигрәк тә үз тормыш юлы азагында картлар өчен интернат йортларга эләгүче ялгыз өлкән кешеләргә кагыла. "Приемная семья для пожилого человека" пилот проекты моңа альтернатива булып тора. Без бу турыда Лаеш муниципаль районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова белән әңгәмә...

Картлык котылгысыз һәм ул килгәч кеше аерым кайгыртуга мохтаҗ. Бу бигрәк тә үз тормыш юлы азагында картлар өчен интернат йортларга эләгүче ялгыз өлкән кешеләргә кагыла. "Приемная семья для пожилого человека" пилот проекты моңа альтернатива булып тора.

Без бу турыда Лаеш муниципаль районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова белән әңгәмә корабыз.

Татьяна Петровна, әлеге проект өлкән яшьтәге кешеләрнең кайсы категорияләренә кагыла һәм кайчаннан башлап гамәлгә кертелә?

-Ул 2017 елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырыла башлаячак. Ул интернат йортларда яшәүче һәм аларга чират көтүче кешеләргә кагыла. Проектка эләгү өчен кеше ялгыз һәм үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен билгеле бер дәрәҗәдә югалткан булырга тиеш.

Әгәр олы кешенең исән балалары һәм оныклары бар икән ул проектта катнаша аламы?

-Юк. Гаилә кодексын әле беркем дә гамәлдән чыгармады. Аның 87 маддәсе, 1 пунктында болай диелә: "Хезмәткә сәләтле балигъ балалар үзләренең эшкә сәләтсез һәм ярдәмгә мохтаҗ әти-әниләрен карарга һәм алар турында кайгыртырга тиешләр".

Үзләренә олы кешене алган гаиләләр дәүләт ярдәменә исәп тота аламы?

-Әгәр гаилә үзенә өченче группа инвалид булган яки инвалид булмаган өлкән кешене ала һәм аны карый икән, дәүләт ай саен дүртәр мең сум акча түли. Әгәр ул икенче группа инвалид булса алтышар мең сум, беренче группага - сигезәр мең сум түләнә. Моннан тыш, өлкән яшьтәге кеше үзен тәрбиягә алган гаилә бюджетына айлык керемнәренең 75%ын кертергә бурычлы.

Олы кешене тәрбиягә алган гаилә булуга нинди дә булса чикләүләр бармы?

-Әлеге гаиләнең бар балигъ булган әгъзалары риза булганда, торак мәйданы җитәрлек булса, керемнәре яшәү минимумыннан ким булмаган матди тәэмин ителешнең билгеле бер дәрәҗәсе ирешелгән икән, проблемалар килеп чыкмый. Киртәләр - гаилә әгъзаларының кайсының да булса хроник авыруы, начар гадәтләре һәм хөкем ителгән булуы.

Тәрбиягә алган гаиләнең үз вазыйфаларын ничек башкаруын кем контрольдә тотачак?

-Тәрбиягә алучы гаилә булдырганда хокукый мөнәсәбәтләр дүрт яклы килешү белән көйләнәчәк: "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, "Матди ярдәм күрсәтүнең (компенсация түләүләре) республика үзәге", кандидат һәм өлкән яшьтәге граждан арасында. Килешү өлкән яшьтәге гражданга күрсәтеләчәк хезмәтләр исемлеген билгели. Контроль "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә йөкләнә. Ул ай саен гамәлгә ашырылачак.

Ә үз гаиләсенә интернат йорттан өлкән кеше алырга әзер булган кандидатларны сайлап алу кайчан башланачак.

-Ул бара инде. Ә кызыксындырган барлык сораулар белән 8 (84378) 2-53-42 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев