Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Мадлен“ – сезон патшабикәсе

"Джоли", "Мадлен", "Галячив" - фермерлар Нурия һәм Рамил Әхмәтсафиннар плантациясен әлеге татлы чибәркәйләр, төгәлрәге һәркайсы 30-40 граммлы бакча җиләгенең элиталы сортлары бизи. Пәрәүнең бу гаиләсе Лаеш районында "бакча җиләге" бизнесы пионерлары булды. Нурлаттан Казанга күчкәннән соң Нурия үзе өчен яңа эш - шәһәр рестораннары өчен десертлы җиләкләр үстерү белән кызыксына...

"Джоли", "Мадлен", "Галячив" - фермерлар Нурия һәм Рамил Әхмәтсафиннар плантациясен әлеге татлы чибәркәйләр, төгәлрәге һәркайсы 30-40 граммлы бакча җиләгенең элиталы сортлары бизи. Пәрәүнең бу гаиләсе Лаеш районында "бакча җиләге" бизнесы пионерлары булды.

Нурлаттан Казанга күчкәннән соң Нурия үзе өчен яңа эш - шәһәр рестораннары өчен десертлы җиләкләр үстерү белән кызыксына башлый. Ул фермер хуҗалыгы алып бару буенча махсус дәресләргә йөри. Ире аны һәрчак хуплый, үзе дә гаилә бизнесын үстерүнең яңа идеясе белән рухлана. Пәрәүдә урын сайлыйлар, йорт сатып алалар һәм бер гектар плантацияне эшкәртә башлыйлар. Үсентеләрне Мичуринскидан алалар. Чәчүлек сугару системасы белән җиһазланган һәм махсус пленка белән капланган. Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ярдәме белән яңа эш башлаучы эшмәкәрләр тармакны үстерүгә 1,5 миллион сумга грант алалар. Уңыш үзен озак көттерми.

-Узган ел нәтиҗәләре буенча без дүрт тонна татлы уңыш җыйдык, - дип сөйли Рамил Әхмәтсафин. - Барлык продукциягә сорау зур булды һәм сатылып бетте.

Хәзер 2015 ел уңышын җыю бара. Ирле-хатынлы фермерларга Пәрәү кешеләре арасыннан эшчеләр дә ярдәм итә. Җиләкне җыю 1,5-2 ай эчендә төгәлләнәчәк. Әхмәтсафиннар яхшы уңыш фаразлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш

2
X