Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Май бәйрәмнәрендә учак якмыйбыз

Апрель азагыннан Татарстан республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде: халыкның урман массивларына керүе чикләнә, урманнарда учак ягу, чүп-чар һәм коры үлән яндыру тыела. Май - янгын чыгу куркынычы булган сезонны ача. Бу вакытта янгын сүндерүчеләргә куркынычсызлыкны аеруча игътибар белән күзәтергә туры килә, өстәвенә алда озын ял. Янгынга каршы махсус режим...

Апрель азагыннан Татарстан республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде: халыкның урман массивларына керүе чикләнә, урманнарда учак ягу, чүп-чар һәм коры үлән яндыру тыела.

Май - янгын чыгу куркынычы булган сезонны ача. Бу вакытта янгын сүндерүчеләргә куркынычсызлыкны аеруча игътибар белән күзәтергә туры килә, өстәвенә алда озын ял.

Янгынга каршы махсус режим вакытында штрафлар да сизелерлек арта. Тыюларны бозган гражданнарга 2 дән 4 меңгә кадәр, вазифаи затларга 15 тән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 дән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Шәһәр эчендә учак ягу бераз арзан - 4 мең сумга кадәр.

Май бәйрәмнәрен табигатьтә үткәрергә һәм учакта шашлык пешерергә ияләшкәннәргә нишләргә? Аны мангал белән алыштырырга ярыймы? Газета хәбәрчебезгә Лаеш районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Егор Фомин аңлатканча, урманнарда мангалдан файдалану тыела - очкыннан янгын чыгуы бар. Шуңа күрә үз өйләре һәм дача участоклары хуҗалары үз ишегалларында һәм бакчада мангалда ит әзерли ала.

Егор Владимирович сүзләре буенча әлегә янгынга каршы махсус режим 15 майга кадәр, аның озайтылуы мөмкин -б арысы һава торышына бәйле.

Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иминлекнең билгеле кагыйдәләрен сакларга киңәш итә: җил көчле искәндә учак якмаска, учак янында балаларны күзәтүсез калдырмаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев