Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын модернизацияләү курсы

Бу көннәрдә узган Лаеш районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең йомгаклау медкиңәшмәсендә уңай үзгәрешләр һәм булган проблемалар турында сүз барды. Советның зур залында районның медицина хезмәткәрләре, ТРның сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Дмитрий Фролов һәм башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты. Төп доклад белән үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова чыгыш ясады....

Бу көннәрдә узган Лаеш районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең йомгаклау медкиңәшмәсендә уңай үзгәрешләр һәм булган проблемалар турында сүз барды.

Советның зур залында районның медицина хезмәткәрләре, ТРның сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Дмитрий Фролов һәм башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты. Төп доклад белән үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова чыгыш ясады.

Лаеш районында гражданнар сәламәтлеген саклауны үзәк район хастаханәсе, өч табиблык амбулаториясе һәм 41 фельдшерлык-акушерлык пункты гамәлгә ашыра.

Соңгы елларда районның барлык сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасы яхшырды. 36 ФАП төзелгән һәм ремонтланган, шул исәптән 2015 елда - бишесе яңартылган һәм биш яңа пункт төзелгән. Столбищеда яңа табиблык амбулаториясе ишекләрен ачты, Габишево һәм Дятловода амбулаторияләргә капиталь ремонт ясалган.

Лаеш үзәк район хастаханәсенең хастаханә шәһәрчеге капиталь ремонттан соң үзгәргән. Кабул итү-диагностика бүлеге файдалануга кертелгән. Дәвалау корпусына лифт шахтасы төзелгән. Хастаханә шәһәрчегендә капиталь ремонт төгәлләнгән, коммуникацияләр алыштырылган. Сәламәтлек саклау өлкәсендә бер ел эчендә мондый күләмле капиталь төзелеш республиканың бер генә районында да күзәтелми. Шуны әйтергә була: районның барлык сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү нигездә төгәлләнгән.

Халыкны диспансерлаштыру яхшы темплар белән бара. Өч ел эчендә Лаеш районында демографик хәлдә уңай тенденцияләр саклана. Лаеш ТРның үлүчеләр санына караганда туучылар саны күбрәк булган 11 муниципаль берәмлеге арасында. Узган ел 545 яшь лаешлы дөньяга килгән - бу җәмгыятьтәге тотрыклылык, халыкның яшәү дәрәҗәсе югары булуны раслый. Ашыгыч ярдәм бүлеге оператив эшли, чакырулар буенча үз вакытында хезмәт күрсәтү 98% тәшкил итә. Тар профильле белгечләр җитмәү проблемасы кискен тора, шуңа күрә аларны авылларга һәм Лаешка җәлеп итү һәм шунда төпләндерү буенча зур эш эшләнә. Мәсәлән, табиб-анестезиолог һәм ФАП фельдшеры соципотека буенча торак алдылар. Үзәк район хастаханәсе медперсоналы һөнәри осталыгын даими камилләштерә. Безнең хастаханәдә шактый катлаулы операцияләр ясыйлар, каты авыруларны уңышлы дәвалыйлар.

2015 ел йомгаклары буенча район сәламәтлек саклау учреждениеләренең республика рейтингында 10 нчы урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район здравоохранение