Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Медицина хезмәткәре көне

Медицина - һәр кеше очраша торган өлкә. Медицина хезмәткәрләренә иң кадерле нәрсәне - сәламәтлекне ышанып тапшыралар. Ә бу табибларга аеруча җаваплылык өсти һәм алардан заманча белемнәр, үзләрен эшкә багышлау һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын күрсәтүне таләп итә. Бернинди иң заманча җайланманың да авыруга сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәтне алыштыра алмаганлыгы билгеле....

Медицина - һәр кеше очраша торган өлкә. Медицина хезмәткәрләренә иң кадерле нәрсәне - сәламәтлекне ышанып тапшыралар. Ә бу табибларга аеруча җаваплылык өсти һәм алардан заманча белемнәр, үзләрен эшкә багышлау һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын күрсәтүне таләп итә.

Бернинди иң заманча җайланманың да авыруга сизгер һәм игътибарлы мөнәсәбәтне алыштыра алмаганлыгы билгеле. Әмма хәзерге хастаханәне югары технологияле аппаратурадан башка күз алдына китерү кыен. Татарстанда һәм районда медицина үсешенә зур игътибар бирелә. Без модульле технология буенча фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзүнең нинди тиз темплар белән баруын күрәбез. Соңгы вакытта 18 ФАПка капиталь ремонт ясалган, сигезе төзелгән һәм быел тагын дүрте файдалануга тапшырылачак. Федераль программа буенча 50 гә 50 принцибы белән җирле бюджет катнашында Габишево һәм Рождественода табиблык амбулаторияләре ремонтлана.

Үзәк район хастаханәсенә капиталь ремонт ясауга 117 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Хәзер бала табу йортында, йогышлы авырулар бүлегендә ремонт эшләре тулы көчкә бара. Хастаханә шәһәрчегендә бар биналарның фасады үзгәрә. Барлык коммуникацияләр һәм коймалар алыштырыла. Хирургия бүлеге белгечләрен шатландырып быел лифт эшли башлаячак - лифт шахтасы әзер инде. Үзәк район хастаханәсендә бар ремонт эшләрен быел тәмамларга планлаштыралар.

-Без медицина учреждениеләре төзү һәм ремонтлау буенча программаларны бары тик район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның актив катнашы аркасында гына тормышка ашыра алдык, - ди Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова. - Михаил Павлович бар эшләрне үз контролендә тота.

Районда сәламәтлек саклау өлкәсендә күп кенә уңай үзгәрешләр бар. Әмма проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, медицина җиһазлары җитмәү сизелә. Медучреждениеләр алар белән 85% ка җиһазландырылган. Яңа кабинетларда яңа табибларны - хәзер җитми торган тар юнәлешле белгечләрне күрергә иде. Район һәм хастаханә җитәкчелеге кадрлар җәлеп итү мөмкинлекләрен эзли.

-Өч белгечкә грант программасы кысаларында соципотека буенча алынучы квартирларга беренчел взнос өчен 500 әр мең сум акча бүлеп бирелгән, - дип сөйләвен дәвам итә Елена Владимировна. - 2013 елдан башлап "Земский доктор" программасы буенча сигез медик эшкә кабул ителде. Максатчан әзерлек буенча медицина уку йортларында алты студент укый, ә икесе "50х50" программасы буенча: уку бәясенең яртысын әти-әниләр түли, калган сумманы муниципалитет.

Июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр. Күп кенә медиклар аны эш урыннарында, үзләрен иң кешелекле һөнәргә багышлап каршыладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево