Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәмәгать судьясы Игорь Клюев: “Закон – барыннан өстен!”

Автор фотосы Видеосюжетны газета сайтының "Видео" рубрикасыннан карагыз. ТР Дәүләт Советының 2017 ел 29 ноябрь карары белән Лаеш районы буенча №2 суд участогы җәмәгать судьясы итеп Игорь Клюев сайланды. Лаеш район суды бинасында үткән тантаналы ант итү вакытында ул гадел һәм намуслы хөкем итәргә вәгъдә бирде. "Россия Федерациясендә судьялар статусы...

Автор фотосы

Видеосюжетны газета сайтының "Видео" рубрикасыннан карагыз.

ТР Дәүләт Советының 2017 ел 29 ноябрь карары белән Лаеш районы буенча №2 суд участогы җәмәгать судьясы итеп Игорь Клюев сайланды. Лаеш район суды бинасында үткән тантаналы ант итү вакытында ул гадел һәм намуслы хөкем итәргә вәгъдә бирде.

"Россия Федерациясендә судьялар статусы турында"гы законга ярашлы төстә Игорь Клюев Россия Федерациясе судьясы антын бирде.

Ант итү тантанасында судьялар һәм суд хезмәткәрләре, суд системасы ветераннары, райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, көч структуралары, юридик җәмәгатьчелек һәм адвокатура вәкилләре катнашты.

-Мин, Клюев Игорь Анатольевич, үз бурычларымны намус белән һәм гадел башкарырга, канунга гына буйсынып гадел хөкем итәргә сүз бирәм. Судья бурычы һәм намусым таләп иткәнчә дөреслекне яклармын һәм гадел булырмын, - хөкем сараенда бу сүзләр тантаналы яңгырады.

Игорь Клюевның дулкынлануы сизелә. Ул кешеләрнең язмышы аңа бәйле булуын аңлый.

-Безнең районда яшәүчеләр файдасына канун һәм гаделлек тантана итәрлек итеп эшләргә, - дип яшь коллегасына наказ бирде Лаеш район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев һәм яңа җәмәгать судьясына судья мантиясе киертте. Ә аннан аңа Фемиданы символлаштырган сувенир тапшырды.

Беренче хөкем карарын чыгару көткән Игорь Клюевны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм шәхсән үз исеменнән Михаил Фадеев котлады. Ул Игорь Анатольевичны принципиаль иптәш буларак билгеләп үтте. Прокурор Дмитрий Белянин, судья Фирдәвис Фазлыев һәм адвокат Александр Щеголев үз теләкләрен җиткерделәр. Коллегалары Игорь Клюевны алкышладылар һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

-Минем тамырларым Лаешта, - дип сөйли ул үзе турында. - Лаеш район судында 2005 елдан бирле. Суд утырышлары секретареннан җәмәгать судьясына кадәр юл үттем.

Игорь Анатольевич судья юрист карьерасының үре, дип исәпли. Аның эшендә катлаулы мизгелләр күп. Иң элек, законнарны яхшы белү, гадел, риясыз булу кирәк.

-Закон - ул барыннан өстен, - дип ышана җәмәгать судьясы Игорь Клюев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X