Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Михаил Фадеев: “Көчләрне социаль бурычларны хәл итүгә юнәлтергә“

Лаеш муниципаль район Советының өченче сессиясендә фикер алышу үзәгендә Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе торды. Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләүгә алдан игълан ителгән конкурста абруйлы комиссия тарафыннан берничә кандидатура каралды, әмма депутатлар бертавыштан бу вазыйфага Михаил Фадеевны сайладылар. Аның сайлау алды программасы конкрет максатлары һәм бурычлары, районыбызны югарырак...

Лаеш муниципаль район Советының өченче сессиясендә фикер алышу үзәгендә Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе торды.

Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләүгә алдан игълан ителгән конкурста абруйлы комиссия тарафыннан берничә кандидатура каралды, әмма депутатлар бертавыштан бу вазыйфага Михаил Фадеевны сайладылар. Аның сайлау алды программасы конкрет максатлары һәм бурычлары, районыбызны югарырак дәрәҗәгә күтәрергә, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртырга, районның икътисади үсешенә ярдәм итәргә омтылышы белән игътибарны җәлеп итте. Михаил Владимирович шактый көчне һәм акчаларны социаль мәсьәләләрне хәл итүгә, бигрәк тә республика һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтергә кирәк дип саный. Аның программасының мөһим пункты - торак-коммуналь хуҗалыкның тотрыклы эшләве, кече һәм урта бизнес үсеше, эшләүче халыкның реаль керемнәре үсү өчен шартлар тудыру. Башкарма хакимиятнең башка өстенлекле юнәлешләре - юл хуҗалыгының өзеклекләрсез эшләвен тәэмин итү, төзекләндерү буенча актив эш алып бару. Михаил Фадеев сәламәт яшәү рәвешен ныгытуга, массакүләм спорт һәм физкультураны, туристлык тармагын үстерүгә, мәгариф системасын, сәламәтлек саклау, мәдәниятне камилләштерүгә лаеклы игътибар бирергә вәгъдә итте. Чыгыш ясаучы торак төзелеше күләмен арттыруга, социаль ипотека программасын үстерүгә аеруча басым ясады. Чыгышының җәлеп иткеч бер мизгеле - әлеге югары вазыйфадагы җитәкченең җирле үзидарә эшчәнлегенең ачыклыгын һәм хәбәрдарлыгын күтәрүгә омтылуы булды. Бу максат белән Лаеш муниципаль районы интернет-сайтын сыйфатлы һәм объектив контент белән тутыру планлаштырыла. Планнарда шулай ук мәгълүмати-коммуникация технологияләрен киң масштаблы үстерү дә бар, аеруча электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өлкәсендә.

Михаил Фадеев докладында авыл хуҗалыгы өлкәсендә, яңа сәнәгать һәм эшкәртү предприятиеләре төзүдә, кече һәм урта бизнес эшчәнлегендә мөмкин булганча уңайлылык тәэмин итү өчен инновацион мәйданчыклар үстерүдә реаль казанышлар аталды. Табигатьне саклау эшчәнлегенә кагылучы проектлар, мәсәлән, район территориясендә парклар һәм скверлар төзү дә игътибардан читтә калмады. Башкарма комитет җитәкчесе хуҗаларча, барысын кайгыртып фикер йөртә һәм, шуның белән бергә, әлеген вазыйфаның нинди зур хезмәт һәм эшкә бирелгәнлек таләп итүен дә аңлый. Нәкъ шуңа күрә депутатлар яңадан аның кандидатурасын расладылар.

Сессиядә шулай ук район финанс-бюджет палатасы рәисен билгеләү мәсьәләсе дә каралды. Бу вазыйфаны Ольга Литвинова биләде. Аннан соң дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, авыруларны профилактикалау һәм халыкта сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Сессиядә каралган бар мәсьәләләр буенча шуңа туры килүче карарлар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево Исполком Лаишевского района