Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Миңнеханов ТФБ турында: “Санация турында карар – иң яхшы вариант булыр

Бу карарны кабул иткән очракта Татарстан процесска кушылу мөмкинлеген табар, дип сөйләде Татарстан Президенты журналистлар белән очрашу вакытында. (Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татфондбанк белән кризис хәленә җиткергән сәбәп 2014 елгы вакыйгалар булды. Ликвидлыклары югары булмаган күп кенә финанс институтлары кыенлык кичерделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан банкының проблемаларын...

Бу карарны кабул иткән очракта Татарстан процесска кушылу мөмкинлеген табар, дип сөйләде Татарстан Президенты журналистлар белән очрашу вакытында.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татфондбанк белән кризис хәленә җиткергән сәбәп 2014 елгы вакыйгалар булды. Ликвидлыклары югары булмаган күп кенә финанс институтлары кыенлык кичерделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан банкының проблемаларын шулай аңлатты.

«Республиканың да билгеле бер күләмдә гаебе бар. Без моны үзебезнең өстән төшермибез. Банк кыенлыкларны җиңеп чыга алыр дип өметләндек. Барып чыкмады», - дип билгеләде ул.

«Хәзер карар кабул ителде һәм кертемнәре 1 миллион 400 мең сумнан - иминиятләнгән суммадан артмаган кешеләргә һәм шәхси эшмәкәрләргә түләүләр түләнә башлый. Бу 55 миллиардлык сумма. Бу процесста катнашу үтенеченә өч банк җавап бирде.», - дип сөйли ТР Президенты.

«Хәзер без Татфондбанкның банк-санаторларының карар кабул иткәнен көтәбез. Әгәр санация турында карар кабул ителсә, ул иң яхшы вариант булыр, һәм республика бу процесста катнашу мөмкинлеге табар. Әлеге мәсьәләне Татарстан тулысынча үз өстенә ала алмый», - диде ТР лидеры, һәм Татфондбанкта кертемнәре булган эшмәкәрләрне яклау өчен Татарстанның инде миллиард сум кертүен өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X