Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минем яраткан укытучым

80 яшькә җиткәч тә төшенкелеккә бирешми, кешеләр белән аралаша һәм өй эшләрен эшли торган кеше булып карагыз. 25 июльдә юбилеен билгеләп үтәчәк минем яраткан укытучым Анна Георгиевна Лошанова нәкъ менә шундый. Комлы Ковалида яшәүчеләрнең күбесе яшь укытучы Анна Георгиевнаның сигезьеллык мәктәпкә химия һәм биология укытырга килүен хәтерлиләр. Аны бишенче сыйныфка...

80 яшькә җиткәч тә төшенкелеккә бирешми, кешеләр белән аралаша һәм өй эшләрен эшли торган кеше булып карагыз. 25 июльдә юбилеен билгеләп үтәчәк минем яраткан укытучым Анна Георгиевна Лошанова нәкъ менә шундый.

Комлы Ковалида яшәүчеләрнең күбесе яшь укытучы Анна Георгиевнаның сигезьеллык мәктәпкә химия һәм биология укытырга килүен хәтерлиләр. Аны бишенче сыйныфка класс җитәкчесе итеп тә билгелиләр. Ул балаларны тупларга тырышты, үзенең бар буш вакытын аларга багышлады. Нәтиҗәсе буларак, чыгарылышка сыйныф бердәм, тату иде. Аннаның шушы мәктәптә укытучы булган ире аның эше шундый булуын һәм аның башкача эшли алмавын аңлый. Бар җан җылысын балаларга биреп ул алмашка аларның ышанычын һәм чиксез мәхәббәтен яулый. Мәктәпне тәмамлагач та алар аның янына килеп серләре, уй-хыяллары белән уртаклашалар. Малайлар армиягә китәләр һәм үзләренең яраткан укытучыларына хатлар язалар. Ул аларны әле дә саклый, күңелсезләнгәндә аларны яңадан укый һәм аларның мәктәптә һәм армиядә төшкән фотолары тупланган альбомны карый.

-Хәрби формада аларның барысы матур,- ди горурланып Анна Георгиевна.

Укучыларының күбесе хәзер бу дөньядан киткән инде, әмма карт укытучы алар белән исән кешеләр кебек сөйләшә. Анна Георгиевнага күпне күрергә, кичерергә туры килде: ире һәм улы үлеме. Еллар аңа чал чәчләр һәм җыерчыклар өстәсә дә ул сынмады, сыгылмады. Аңа кешеләр белән якыннан аралашу көч бирә, күңелен җылыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево