Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Министр басулар өстеннән очып әйләнде

Узган дүшәмбедә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм вице-премьер, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов район авыл хуҗалыгы предприятиеләре басулары өстеннән очып әйләнделәр. Аграрийлар белән очрашуда Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәре эшенең уңай якларын билгеләде һәм игътибарны җиренә җиткереп эшләнмәгән эшләргә юнәлтте. -Мин сезнең районда авыл хуҗалыгы торышын яхшы беләм. Вертолеттан бары...

Узган дүшәмбедә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм вице-премьер, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов район авыл хуҗалыгы предприятиеләре басулары өстеннән очып әйләнделәр.

Аграрийлар белән очрашуда Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәре эшенең уңай якларын билгеләде һәм игътибарны җиренә җиткереп эшләнмәгән эшләргә юнәлтте.

-Мин сезнең районда авыл хуҗалыгы торышын яхшы беләм. Вертолеттан бары да уч төбендәге кебек күренә, - диде министр. - Шуны искәртәсем килә, Лаеш районы - республикага керү капкасы. Игенчелек культурасы моңа туры килергә тиеш.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре яңа наутил технологиясен - җирне өстән генә эшкәртүне үзләштерәләр. Бу хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра, ягулык-майлау материалларын янга калдыра, чәчү вакытын кыскарта. Әмма Марат Әхмәтов агротехник чаралар буенча наутилга югарырак таләпләр куела дип саный.

- Тиз арада дым капларга кирәк, - дип беренче чираттагы бурычны билгеләде министр. - Моны язгы кыр эшләренең ике атнасы эчендә эшләү зарур. Синоптикларның фаразлары никадәр туры килер, белмим, әмма атмосфера басымы югары килеш кала. Майның икенче яртысында явым-төшем булмас дип тә ышанып әйтә алмыйбыз. Ә 20 майдан соң 26-27 градус вәгъдә итәләр.

Аграрийлар Марат Әхмәтов кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен игътибар белән тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево