Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мисс Профсоюзная весна

Лаеш районының яшь педагоглары "Мисс Профсоюзная весна" конкурсында катнашты. Чараның максаты социомәдәни компетентлык үсешенең югары дәрәҗәсенә ия булган яшь белгечләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү иде. Күпләр үз хезмәттәшләрен яңа амплуада беренче тапкыр күрде. Конкурсантлар үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр, иҗади эшләрен күрсәттеләр, яшерен талантларын ачтылар һәм үзләренең һөнәри осталыклары серләре...

Лаеш районының яшь педагоглары "Мисс Профсоюзная весна" конкурсында катнашты. Чараның максаты социомәдәни компетентлык үсешенең югары дәрәҗәсенә ия булган яшь белгечләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү иде.

Күпләр үз хезмәттәшләрен яңа амплуада беренче тапкыр күрде. Конкурсантлар үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр, иҗади эшләрен күрсәттеләр, яшерен талантларын ачтылар һәм үзләренең һөнәри осталыклары серләре белән уртаклаштылар.

Конкурс ике этапта узды. "Березка" балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләр арасында җиңүчене билгеләделәр. Берничә көннән соң Олы Кабан мәдәният йорты сәхнәсендә яшь укытучылар очрашты. "Мисс Профсоюзная весна-2015" исеменә Столбищеның "Сказка" балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Копейкина һәм Лаешның 2 нче мәктәбе педагог-оештыручысы Мария Гришина ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево