Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп китапханәсендә... китап язалар

Китапханәгә нәрсә өчен киләләр? -Сәер сорау, - дип җавап бирер газета укучыбыз. - Әлбәттә инде китап алырга. Һәм хаклы булыр. Өлешчә. Чөнки хәзерге китапханә - ул әдәби китаплар һәм вакытлы матбугат саклау урыны гына түгел. Беренче сыйныфлар күңелле шаулашып өстәлләр артына утырышты. Аларга искиткеч агачлар, матур эшләнмәләр, Георгий тасмалары тезеп...

Китапханәгә нәрсә өчен киләләр?

-Сәер сорау, - дип җавап бирер газета укучыбыз. - Әлбәттә инде китап алырга.

Һәм хаклы булыр. Өлешчә. Чөнки хәзерге китапханә - ул әдәби китаплар һәм вакытлы матбугат саклау урыны гына түгел.

Беренче сыйныфлар күңелле шаулашып өстәлләр артына утырышты. Аларга искиткеч агачлар, матур эшләнмәләр, Георгий тасмалары тезеп куелган. Барлык бу матурлыкны Лаешның 2 нче урта мәктәбенең сәйлән белән чигү түгәрәгенә бик теләп йөрүче кече сыйныф укучылары үз куллары белән ясаган. Алар белән Евгения Кәримова шөгыльләнә.

Ул Лаешның 2 нче мәктәбендә сигез елга якын эшли. Моңа кадәр егерме ел Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында китапханә мөдире була. Күргәнегезчә, эш тәҗрибәсе саллы. Аның портфолиосы кебек үк күләмле. Анда район, республика, төбәк конкурслары җиңүчесе грамоталарын күрергә була. Ул аларда үзе генә катнашмый, ә яхшы күрсәткечләргә ирешүче балаларны да әзерли. Мәсәлән, Евгения Павловна "Волшебный мир сказок" Россия конкурсы призерын әзерләгән.

Евгения Кәримова - иҗади, инициативалы кеше. Шигырьләр яза. Аңа дәреслекләр һәм китаплар саклаучы гына булу кызыксыз. Китапханә тынлыгы - аның өчен түгел. Монда һәрчак мәктәп укучылары, укытучылар күп була. Алар аралашырга, нинди дә булса яңалыкка өйрәнергә, Евгения Павловна эшләтеп җибәрә торган булачак проектлар турында белергә киләләр. Күптән түгел мәктәп китапханәчесе инициативасы белән һәм аның актив катнашуында "Листая страницы истории Лаишевского района" проекты эшләде. Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан "Война глазами детей" китабы чыгарылды. Аңа Лаешның 2 нче мәктәбе укучыларының шигырьләре, аларның бабалары һәм әбиләренә язган татар һәм рус телләрендәге хатлары, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең оныклары тарафыннан язып алынган хатирәләре кергән. Китапка балалар рәсемнәреннән иллюстрация ясалган. Хәзер Евгения Кәримова балалар белән бергә Лаеш районының 90 еллыгына багышланган яңа китап чыгару өстендә эшли. Укучылар Лаеш урамнары турында тикшеренү эшләре язалар - аларга кем хөрмәтенә исем бирелгән.

Шул ук вакытта беренче сыйныф укучылары сәйләннәрне җепкә тезүне дәвам итәләр. Менә бер кызчык игътибар белән төсле сәйләннәрне сайлый. Янәшәдәге малай энә сапларга азаплана.

-Без балаларның иҗади потенциалын үстерәбез. Мин сәйләннән эшләнмәләр ясарга өйрәндем, балаларга шуның белән шөгыльләнергә тәкъдим иттем - аларга ошады. Хәзер китапханәгә бик теләп киләләр. Алар инде параллель үрүне үзләштерделәр. Хәзер сәйләннән Георгий ленталары эшлибез. Аларны Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бүләк итәргә телибез.

Малайлар һәм кызлар башкарган эшләренең мөһимлеген аңлап тырышып эшлиләр. Матвей - иң тырыш укучыларның берсе. Ул инде әтисенә 23 февральгә бүләк әзерләгән.

-Сезгә ошыймы? - дип сорыйм балалардан.

-Әйе!!! - дип барысы бергә җавап бирәләр алар һәм өлкәннәрчә өстиләр: - Үз кулың белән эшләнгән әйбер - иң яхшы бүләк ул.

Менә шулай, тулы тынлык булырга тиешле мәктәп китапханәсендә балалар тавышы яңгырый һәм сизелмичә генә, әмма максатчан төстә ШӘХЕС тәрбияләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район