Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Күп балалы гаиләләр җир ала

Узган елның декабрь ахырында "Татарстан Республикасы җир кодексына үзгәрешләр кертү турында" ТР Законы кабул ителде. Аның буенча өч һәм аннан күбрәк бала, шул исәптән үги ул һәм үги кыз, шулай ук уллыкка һәм опекага алынган балалар тәрбияләүче татарстанлылар торак йорт яки дача төзү өчен җир участоклары ала алалар.

18 майда газетабыз безнең районда әлеге Законны гамәлгә ашыру буенча үткәрелүче эш турында язган иде инде. Билгеләп үтәргә кирәк, бу вакыт эчендә күп балалы гаиләләр саны 195 тән 209 га кадәр артты. 27 июльгә җир участоклары алуга 230 гариза бирелгән. Күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирүне район башлыгы Михаил Афанасьев контрольдә тота.

Районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта район үзәгендә яшәүче күп балалы гаиләләр өчен җир участоклары формалаштыру бара. Башка авылларда ызанлау инде үткәрелгән. Июль ахырына Сокуры, Бима, Урта Девятово, Державино, Шуран, Тангачи, Астраханка, Хәерби, Никольский, Пиголи, Орел һәм Пальцовка торак пунктларында 82 күп балалы гаилә үз чиратлары буенча җир участокларын милеккә алды.

Газетабыз алдарак хәбәр иткәнчә, Идел-Кама дәүләт табигать тыюлыгының саклау зонасында яшәүче Макаровка, Ташкирмән, Татар Сараланы һәм Атабай кешеләренең җир алу белән кайбер проблемалары килеп чыккан. Премьер-министр Илдар Халиков тәкъдиме белән әлеге авылларда яшәүчеләргә якындагы авыл җирлекләрендәге: Тангачи, (Рождествено АҖ), Пиголи (Никольский АҖ), Астраханка (Нармонка АҖ) һәм Хәерби (Хәерби АҖ) буш участоклар тәкъдим ителәчәк. Участокларны үзләре яшәмәгән урыннан алучы гаиләләр бар. Мөгаен, аларның кайберләре аны сатарлар. Лаешта яшәүче Надежда Г. нәкъ шулай эшләргә планлаштыра, ә сатудан килгән акчага хәзер яши торган өйләренә ремонт ясарга һәм янкорма салырга исәпли. Мондый вариант законга каршы килми. Имән-кискәдә яшәүче өч туган - Ризван, Рафыйк һәм Райнур Габдуллиннар Шуран тирәсеннән алынган җирдә төзелергә уйлыйлар. "Безнең инде өйләребез бар, әмма без кызларыбыз һәм улларыбыз киләчәге турында кайгыртабыз", - диләр бертуган Габдуллиннарның тормыш иптәшләре (рәсемдә). Аларның һәркайсының өчәр баласы бар. Әлеге гаиләләр тату яшиләр. Шуңа күрә участокларны да бер җирдән алырга булганнар. Якын киләчәктә Шуранда тагын өч фермер хуҗалыгы барлыкка килү бик мөмкин. Габдуллиннарның зур гаиләсендә авырлыклардан качмыйлар, аларның йорт-хуҗалыклары нык, бакчалары каралган, йорт тирәләре чиста. Эш сөючән әти-әниләр балаларын да хезмәттә тәрбияли. Шуңа күрә ышанып әйтергә була: җир булса, анда яхшы хуҗа да булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство многодетные земля