Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Без авиаһәлакәттә һәлак булучылар рухына дога кылабыз"

Узган якшәмбе кичендә хәвефле хәбәр бик тиз таралды. "Самолет егылып төшкән", "44 пассажир һәм экипажның алты әгъзасы һәлак булган", "Исән калучылар юк", - барлык телеканаллардан шушы сүзләр яңгырады. Мәскәүдән Казанга очучы "Боинг 737" самолеты төшү мәйданына кергәндә җиргә бәрелә. Янгын чыга. "Боинг" һәлакәтен күпләр шәхси фаҗига итеп кабул иттеләр. Кешеләр,...

Самолет һәлакәте турында хәбәр килүгә район башлыгы Михаил Афанасьев фаҗига урынына барды. Шунда ук районның көч структуралары вәкилләре дә эшли башлады. Оператив штаб булдырылды. Аңа Татарстан премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелек итте.

Аэропортта Татарстан һәм Россиянең 35 тән артык массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре җыелган, шул исәптән 15 ләп телеканалдан. Журналистлар өчен һәр ярты сәгать саен гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссия, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка рәсми затлар белән мәгълүмат очрашулары оештырылды.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Росс-ия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Алексей Вовченко әйткәнчә, һәлак булучылар географиясе бик зур. Алар Россиянең 14 төбәгендә яшәгәннәр. "Боинг" пассажирлары арасында ике чит ил кешесе дә була.

-Тану һәм идентификацияләү озак вакытны алачак. Шуңа күрә һәлак булучыларның гаиләләренә тиешле түләүләрне мөмкин булганча кыскарак срокта, тикшерү нәтиҗәләре буенча рәсми документларны көтмичә түләү бурычы тора, - дип билгеләп үтә Алексей Витальевич. - Монда психологлар даими дежур тора, исемлекләр чагыштырыла, һәлак булганнарның туганнары һәм вәкилләре белән үзара бәйләнеш булдырыла. Республика аларның һәркайсы персональ кайгырту белән тәэмин ителсен өчен барысын да эшли, азык-төлек белән тәэмин итүне дә кертеп. Һәлак булганнарның якыннары Казанга бушка китерелде.

Россия гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары генерал-лейтенант Владимир Степанов хәбәр иткәнчә, төштән соң "кара тартмалар" табылган.

-Самолетның төшкән урыны полосада ук түгел, ә полосалар арасындагы газонда, - дип төгәллек кертте Владимир Викторович. - Хәзер без аэропортны 18 сәгатьтә эш-ләтә башлау һәм һәлак булучыларның туганнарына һәм якыннарына мораль һәм психологик ярдәм күрсәтү өчен эшкә үзгә-решләр кертәбез. Тикшерү комитеты, прокуратура, коткаручылар, судмедэкспертлар эшли.

-Безнең вазифага Мәскәү, Яр Чаллы, Түбән Новгород, Самара һәм башка шәһәрләрдән килгән эзләү-коткару отрядлары хезмәткәрләрен урнаштыру, җылылык һәм азык-төлек белән тәэмин итү керде, - дип хәбәр итте газетабыз хәбәрчесенә биргән интервьюда Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лаеш районы идарәсе начальнигы, эчке хезмәт полковнигы Александр Аникин. - Дүшәмбе көнне, 16 сә-гатьләрдә Лаеш гарнизоны машиналары үзләренең даими тору урынына җибәрелде, чөнки самолет җиргә бәрелгән урындагы янгын инде сүндерелде. Фаҗига урынын чистарту белән оператив төркем шөгыльләнде. Самолет төшкән урын секторларга бүленде, аларның һәркайсы җентекләп тикшерелде. Тузан һәм туфрак иләктән үткәрелде. Гәүдә фрагментлары табылса, ул урынга флакчыклар куелды. Шунда ук эшкә эксперт-криминалистлар керешә. Фрагментларны фотога төшерәләр, тикшерәләр һәм секторы күрсәтелгән пакетларга салалар. Коткаручылар кырда 40 ар минут эшлиләр. Аннан соң җылынырга китәләр, алар урынын башкалар ала. Урында шулай ук Татарстан һәм Россия Тикшерү комитетларының тикшерү-оператив төркемнәре дә эшләде. 18 сәгатькә фаҗигале рейс пассажирлары гәүдә фрагментлары булган барлык участок тикшерелде. Йөздән артык пакетны рефрижераторларга төяделәр һәм саклауга җибәрделәр. Әмма сишәмбе таңнан самолет һәлакәте урынын өстәмә тикшерү үткәрделәр. Һәлак булучылар арасында Лаеш районында яшәүчеләр юк.

Татарстан гыйбадәтханәләрендә бу көннәрдә һәлак булучылар рухына дога кылалар.

-Дүшәмбе көнне епархиядә ел саен үткәрелә торган епархия җыелышында авиаһәлакәт корбаннары рухына багышлап панихида үткәрелде, - дип сөйли Лаеш районы дин башлыгы, Столбище авылы Казан изге-ләре чиркәве башлыгы иерей Федор. - Панихиданы Казан һәм Татарстан владыкасы митрополит Анастасий җитәкләде. Дин әһелләренең аэропортта дежур тору графигы төзелде. Алар куркыныч фаҗигадә якыннарын югалтучыларга рухи ярдәм күрсәттеләр. Гыйбадәтханәләрдә 9 нчы һәм 40 нчы көннәрдә дә панихида булачак.

Һәлакәт корбаннары рухына республика һәм районның барлык мәчетләрендә дә дога кылдылар.

Ә дүшәмбе көнне самолетлар очу кырын аерып торучы койма янына туктаусыз агым булып кешеләр агылды, чәчәкләр салдылар, шәмнәр куйдылар...

Карина Белова, Казан:

-Корбаннар арасында минем туганнарым яки танышларым юк. Мин аэропортка һәлак булучыларны искә алу өчен махсус килдем. Һәркайсыбыз алар урынында була ала идек.

Аня, Казанның бер вузы студенты:

-Мин үзем Ижевскидан. Битараф кала алмадым. Минем белән монда курсташ кызлар да бар. Без кәнәфер чәчәкләре алып килдек. Корбаннар кызганыч.

Аэропорт хезмәткәре, монда 22 ел эшли:

-Бу барыбыз өчен коточкыч фаҗига. Без коллегаларым белән экипажны һәм барлык корбаннарны искә алырга һәм аларга хөрмәтебезне күрсәтергә килдек. Минем белүемчә, Казан тарихында бу беренче шундый җитди авиаһәлакәт. Мондый кайгы барыбызга да килергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: трагедия undefined катастрофа