Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөселманнарның рухи-мәдәни яңа гыйбадәтханәсе ачылды

Хәерби авылында яңа мәчетне тантаналы ачу булды. Төзелеш алты елдан артык барган. Бинаны элекке мәчет янына салырга уйлаганнар. "Мәчет" сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә Аллаһы мәрхәмәтенә өметләнеп догалар уку урыны дигәнне аңлата. Әмма хәзер ул масштаблырак төшенчә. Ул мөселманнарның мәдәни-рухи үзәге буларак кабул ителә, анда төрле дини бәйрәмнәр үткәрелә, өлкәннәр һәм...

Хәерби авылында яңа мәчетне тантаналы ачу булды. Төзелеш алты елдан артык барган. Бинаны элекке мәчет янына салырга уйлаганнар.

"Мәчет" сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә Аллаһы мәрхәмәтенә өметләнеп догалар уку урыны дигәнне аңлата. Әмма хәзер ул масштаблырак төшенчә. Ул мөселманнарның мәдәни-рухи үзәге буларак кабул ителә, анда төрле дини бәйрәмнәр үткәрелә, өлкәннәр һәм балалар догалар укырга өйрәнәләр һәм вәгазьләр тыңлыйлар. Революциягә кадәр Татарстанда өч меңнән артык мәчет булган, ә хәзер алар шуның яртысын гына тәшкил итә. Яңа мәчет төзелү шул ягы белән сөенечле дә.

Мәчет ачылу тантанасы Лаеш районы имам-мөхтәсибе Равкат хәзрәт Гатауллинның Коръән сүрәләре укуы белән башланды. Хәерби мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт яхшы куелган тавыш белән догалар укыды.

Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев мөрәҗәгать итте. Ул күрсәткән ярдәмнәре өчен мөселманнарның диния идарәсенә рәхмәт белдерде. "Хәерби" җитәкчесе Радик Вафинның яңа мәчет төзелешенә керткән өлеше аерым билгеләнде.

-Бу авыл кешеләре өчен генә түгел, ә бар район өчен дә зур вакыйга. Яңа төзелеш өчен урын уңышлы сайланган - инде 100 елдан артык тарихы булган мәчет белән янәшә, - дип ассызыклады Михаил Павлович. - Үзләренең күңелләрен биреп әлеге гыйбадәтханәне төзегән кешеләргә зур рәхмәт. Кешеләр мәчеткә йөрсеннәр, дога кылсыннар һәм аннан чыккач, әйләнә-тирәгә игелек чәчсеннәр.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин исеменнән барысын да яңа мәчет ачылу белән аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин котлады.

Җыелганнар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм авылның мактаулы кешесе Шәүкәт Сөнгатовтан күп җылы сүзләр ишетте. Истәлекле вакыйгага КПССның Лаеш райкомы беренче секретаре, Лаеш муниципаль районының мактаулы гражданы Дания Дәүләтшина да шатланды.

-Хәерби елдан-ел матурлана. Кайчандыр трактор артыннан тездән пычрактан йөри идек. Ә бүген авыл урамнары төзекләндерелә, - дип билгеләде Дания Салиховна, - торак йортлар, балалар бакчалары һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге биналар төзелә. Мин сезнең белән бергә яңа үзгәрешләргә һәм әлеге искиткеч гыйбадәтханә төзелүгә бик шатланам.

Равкат хәзрәт Гатауллин үз оешмасы көче белән яңа бина төзелешен гамәлгә ашырган төзелеш фирмасы генераль директоры Мингәрәй Насыйбуллинга аерым рәхмәт әйтте. Чөнки ул финанс чыгымнары белән беррәттән, әлеге эшкә үзенең бөтен күңелен биргән, ә бу кыйммәт тора.

Яңа төзелгән мәчет исеме язылган табличкага ябылган япманы ачу дәрәҗәсе авыл аксакалы Ибраһим абый Гаязовка тапшырылды.

Кадыйр мәчете Хәерби кешеләре һәм кунаклары өчен ишекләрен ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Кирби мечеть