Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Без сезне ишетәбез”

Бүген Халыкара инвалидлар көне Лаешның тернәкләндерү үзәгендә чукрак балалар белән ишарәләр ярдәмендә аралашу практикасы кулланыла.

ТРның озак вакытка исәпләнгән "Уңайлы мохит" максатчан программасы кысаларында үзәкнең социаль педагогы Ольга Гаврилова "ТИСБИ" идарә итү университеты" сурдотәрҗемә үзәгендә "Сурдокоммуникацияне оештыру" программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек үтте. Уку барышында үзләштерелгән алымнар, күнекмәләр һәм белемнәрен белгеч бүген чукрак һәм начар ишетүче балалар белән аралашуда, шулай ук башка белгечләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә куллана. Ишарәләр ярдәмендә ул педагогларга диагностика вакытында һәм коррекция дәресләре үткәрүдә ярдәм итә. Иң мөһиме шул: хәзер үзәккә тернәкләндәрүгә ишетү органнары авырулары булган балалар да теләп килә, чөнки монда аларны аңлаячакларын, үзләрен тулысынча ача, үз сәләтләрен һәм талантларын күрсәтә алачакларын беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада инвалидов РЦДПОВ