Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Без сезне һәрвакыт тыңларбыз”

75 ел элек 1937 елның 17 мартында СССР эчке эшләр наркоматы составында социалистик милекне урлаучылар һәм спекуляция белән көрәш бүлеге - ОБХСС төзелә. Хәзер бу РФ ЭЭМның икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы тору баш идарәсе.

Россия ЭЭМ Лаеш районы бүлеге икътисади иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы тору төркеме зур түгел. Аңа Казан юридик институтын тәмамлаган өлкән оперуполномоченный Александр Федорин (рәсемдә сулда) җитәкчелек итә. Монда Казан танк училищесын тәмамлап 2011 елда килгән Роберт Галлямиев (рәсемдә унда) аның кул астында эшли. Аларның икесе дә Лаешта туып үскән, икесе дә әтиләре - хокук саклау органнары хез-мәткәрләре юлыннан киткән.

Ришвәт бирү һәм алу, хезмәт вазифасыннан явыз ният белән файдалану, коррупциягә каршы тору, авторлык хокукларын бозу, кеше тормышы һәм сәламәтлеге иминлегенә зыян китергән хезмәтләр күрсәтү - менә алар эшчәнлегенә караган мәсьәләләр. Төркем хезмәткәрләре планлы төстә "Контрофакт", "Алкоголь һәм тәмәке", "Нефть" һәм башка операцияләр үткәрәләр. Өстенлекле милли проектларны тормышка ашыруда бозуларга аеруча игътибар бирелә. Мәсәлән, хәзерге вакытта мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә карата ике җинаять эше әзерләнә. Авыл җирлекләре башлыкларының элегрәк халыкка җир участоклары бүлү турында ялган белешмәләр һәм хуҗалык кенәгәсеннән өземтәләр бирүләре турында эштә өч материал бар. 2011 елда үткәрелгән тикшерү 2005-2006 елларда нигезсез төстә гомерлек инвалидлык алган бер төркем кешеләрне ачыклады. Шушы вакыт эчендә аларның һәркайсына федераль казнадан 250 мең сумнан артык акча түләнгән. Хәзерге вакытта ОБЭП хезмәткәрләре барлык материалларны туплап эшне судка тапшырганнар.

Яңа технологияләр югары күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итә. Экспертлар теге яки бу экспертизаны тизрәк һәм сыйфатлырак итеп үткәрергә мөмкинлек биргән заманча электрон приборлардан файдаланалар. Әгәр элек бармак эзләрен лупа ярдәмендә чагыштырсалар, хәзер "Папилон" электрон база - кул бармаклары эзен саклау һәм ачыклау системасы "бармакларны" өйрәнә һәм нәтиҗә бирә. Бу төркем хезмәткәрләре полициянең башка бүлекләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр, шул исәптән ЮХИДИ, җинаятьчеләрне ачу бүлекләре һәм башкалар. Җинаятьләрне ачуда битараф булмаган район халкы да ярдәм итә.

ОБЭПта эш - хокук тәртибен тәэмин итү системасында катлаулыларның берсе, җинаятьләрне ачу кыен. Вакыты белән полицейскийларга төрле структуралар басым ясый. Район җитәкчелеге, төрдәш хезмәтләр ярдәме нәтиҗәгә ирешүгә булыша. Төркем хезмәткәрләре үзләре дә тәҗрибә туплап, үз эшләренең осталарына әйләнәләр. Район эчке эшләр бүлегенә 2005 елда килгән полиция капитаны Александр Федорин район һәм республика грамоталары белән, III дәрәҗә "Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен" медале белән бүләкләнгән. "Безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гражданнарны без һәрвакыт игътибар белән тыңлыйбыз һәм ярдәм итәрбез, - дип ышандырды А.Федорин. - Бу безнең эшебез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей ОБЭП

2
X