Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәхнәдә – “Йолдызлык” гаиләсе

"Йолдызлык - Созвездие" эстрада сәнгате яшьләр фестивалендә катнашучылар дуслар ярдәмен тойган тату гаилә. Бәлки шуңа күрә дә яшь артистларның осталыгы елдан ел артадыр. Чираттагы район фестиваленең сишәмбе көнне булган гала-концерты чыгышларга җитди әзерләнүне күрсәтте.

Сайлап алу туры үткән артистлар бу кичтә жюрины гына түгел тамашачыларны да әсир итәргә әзер иде. Фойеда матур киемнәр кигән үсмер кызлар күренә, ялгыз җыр-лаучылар тавышларын көйли, пәрдә артында конферансьелар сәхнәгә чыгуны кабатлыйлар. Чыгыш ясаучыларның дулкынланулары аңлашыла: соңгы елларда көндәшлек нык. Жюри әгъзаларына еш кына кайсы да булса чыгыш ясаучыга өстенлек бирү кыенга туры килә. Бу юлы да шулай булды.

Фестивальгә Лаеш, Габишево, Пәрәү, Нармонка, Усады, Орел, Олы Кабан һәм Столбищедан балалар килгән. 22 номер күрсәтелде, алар арасында ялгыз башкаручылар, вокаль һәм бию коллективлары чыгышлары бар иде. Конферансьелар сәхнәгә катнашучыларны чакыру белән үзләре дә бу номинациядә көч сынашып осталыкларын күрсәттеләр. Жюри составында бәя бирү тәҗрибәсе булган белгечләр, араларында Бөтенроссия эстрада артистлары гран-прие алган Алексей Родионов; ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Лаешның 1нче гимназиясе өстәмә белем бирү педагогы Татьяна Ватомова; спорт бүлеге баш белгече Светлана Никитина һәм башкалар бар иде. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР президенты ярдәмендә үткәрелә торган "Созвездие - Йолдызлык" республика фестивале советы әгъзасы һәм фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановның Лаешка килүе дә "Йолдызлык"та катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын күрсәтә. Ул республика турына сайлап алучы, жюрида аның тавышы зур әһәмияткә ия.

Быелгы район фестиваленең патриотик юнәлештә булуын әйтеп үтү кирәк. Россия һәм Татарстан флаглары, Универсиада - 2013 флагы, Россия турында җырлар үз илебез, республикабыз, туган ягыбыз белән горурлану хисе уятты. "Без бер ил балалары, Россия балалары", - дип хәл иткәннәр артистлар, шуңа күрә классик әсәрләр белән бергә фольклор да яңгырады. Инглиз телендә дә җырлар булды.

Төрле яшьләр, төрле чыгыш ясау тәҗрибәсе... Әгәр Столбищедан Максим Гавриловның бу зур сәхнәдә беренче чыгыш ясавы булса, Артем Новиков үзен зурларча тотты. Бер елда ул шактый остарган, тәҗрибә туплаган һәм бу күзгә күренә дә.

"Алтын канатлар" (Пәрәү) бию коллективы осталык классы күрсәтте. Тамашачылар үз урыннарында тыныч кына утыра алмадылар, дәртле бию музыка тактына хәрәкәтләнергә мәҗбүр итте. Пәрәүлеләргә тагын бер тапкыр сәхнәгә чыгарга туры килде: лаешлылар һәм кунаклар озак алкышладылар.

Орловкадан килгән яшь Александра Ярцева кай ягы беләндер Надежда Кадышеваны хәтерләтте. Моңлы тавышы залда утыручыларны сихерләде. "Латыйфа" бию коллективы кызлары чәчәк атарга торган бөреләр кебек иде. Тамашачының кемгә алкышлавын аңлавы кыен булды: әллә җырчыга, әллә Анжелика Аракелянның беренче укытучысына. Җырның сүзләре дә, башкарылуы да яхшы булды.

Анастасия Бакина (Усады) Уитни Хьюстон истәлегенә композиция күрсәтте. Көчле тавыш, киң диапазон, башкару осталыгы - жюри боларга югары бәя бирде. Лаештан Юлия Хөсәенова чыгышы да үзенчәлекле булды. Анастасия (җит. Светлана Бакина) һәм Юлия (җит. Алексей Родионов) лаеклы көн-дәшләр булды. Жюри аларның кайсы иң яхшы булуын билгели алмады, шуңа күрә икесе дә бер дәрәҗә дипломга ия булдылар.

"Вокал-соло" номинациясендә берничә яшь төркеме бар. Беренче яшь төркемдә Новиков Артем җиңде (җит. Диана Хоботина), икенче кечкенә төркемдә - Столбищедан Горчакова Виктория (җит. Елена Никифорова). Уртанчы төркемдә Олы Кабаннан Гөлүсә Әхмәтшина (җит. Миләүшә Андронова) иң яхшы дип табылды. Вокаль ансамбльләр арасында беренче урын бирелмәде. Абруйлы жюри "Мечта" (Олы Кабан) вокаль-хореография студиясенә икенче урынны бирде.

Кече төркемдә жюри лаешлы Алексей Шастинны (җит. Марина Шастина), уртанчы төркемдә Олы Кабаннан Денис Меркушин һәм Полина Галкинаны (җит. Надежда Малышева) иң яхшы конферансье дип атады.

Лаеш сәнгать мәктәбе һәм Габишево мәдәни-спорт үзәге тәрбияләнүчеләреннән торган "Импульс Dаnсе" заманча бию студиясе "хореография" номинациясендә беренче урынны алды. Аларның йомгаклау чыгышында биючеләр кулында ачык төс белән язылган хәрефләр барлыкка килде. Тамашачылар "Мы дети России" сүзләрен укыдылар, бу бәйрәмнең лейтмотивы иде.

Гала-концертта катнашучы яшь талантларның барысына район башлыгы Михаил Афанасьев имзасы куелган дипломнарны һәм спорт бүлеге бүләкләрен Лаеш башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлнара Шәрипова һәм фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов тапшырды. Призлы урыннарны алган артистлар "Йолдызлык - 2012" XII яшьләр эстрада сәнгате ачык республика телевизион фестиваленең ярым финалында катнашачаклар. 18-19 мартта алар Питрәчтә Татарстан башкаласында финалда катнашу өчен көрәшә-чәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль район катнашучылар