Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тормышка сөенеп яшәргә өйрәтү кирәк

Наркотикларга каршы десант кысаларында узган җомгада балигъ булмаганнар арасында наркоманияне профилактикалауның төрле формалары һәм алымнары күрсәтелде. Аны РФ наркоконтроль федераль хезмәт идарәсенең ТР профилактикалау өлкәсендә ведомствоара эшчәнлек бүлеге вәкилләре оештырды.

Белгечләр дә өйрәнә

Балигъ булмаганнар белән эшләүче белгечләр өчен ЛТЭТ базасында семинар оештырылды, анда РФ УФСКНның ТР идарәсе бүлек начальнигы Вера Герасимова чыгыш ясады. Наркомания таралуга юл куймау һәм наркотик матдәләргә ихтыяҗны киметү профилактикалау эшенең төп максаты, дип исәпли Вера Вадимовна. Беренче чиратта бу бурыч ата-аналар һәм педагоглар өстенә төшә. Яшьләр дә читтә калмаска тиеш. Татарстанның профилактика өлкәсендә тәҗрибәсе бар, ТР идарәсе башка төбәкләр белән аны уртаклаша. «Без дезоморфин наркоманиясен тамырдан бетердек. Республикада наркотиклар белән хәл тотрыклы булуга да карамастан, мактанып булмый", - ди В.Герасимова. Статистика базарда даими барлыкка килгән наркотик препаратларның яңа төрләрен күзәтергә өлгерми. 2010 елда наркотик дип атарга мөмкин булган 16, 2011 елда-38, 2012 елның тугыз аенда 18 яңа матдә теркәлгән. Яңа төр наркотикларның куркынычы шунда, алар беренче чиратта баш мие күзәнәкләрен җимерә.

Сорау булгач - тәкъдим дә була. Базар икътисадының бу законы наркотиклар таратуда да эшли. Шуңа күрә дә кулланучылар соравын киметү мәсьәләсе кискен тора.

Балигъ булмаганнарның наркотикларга тартылуларының сәбәбе бер дә, ике дә түгел. Бу яшьтәшләрең белән уртак тел таба алмау да, ата-ана назы җитмәү дә, тормыш кыенлыкларын җиңә алмау да. Балаларны тормышка сөенергә, башкалар уңышына куанырга өйрәтү кирәк. Татарстанда төрле яшь төркемнәренә юнәлеш тоткан наркотикларга каршы берничә программа бар. Аларга лекцияләр һәм әңгәмәләр генә түгел, бәлки төрле эш формалары да керә: конференцияләр, социологик сораштырулар, массакүләм акцияләр, спектакльләр, спорт чаралары һәм башкалар.

Планетарий гөмбәзе астында фильм

Лаешның 1 нче гимназиясендә наркотикларга каршы десант кысаларында Чаллы планетарие белгечләре наркоманияне профилактикалауның яңа формаларының берсен тәкъдим иттеләр. Анда Лаешның 2 нче мәктәбенең 5-6 сыйныфлардан 100 укучысы катнашты.

Әгәр сезнең планетарийда булганыгыз бар икән, бу көнне гимназиядә булганны күз алдына китерә алырсыз. Укучыларны спорт зал уртасында урнашкан кара зәңгәр төстәге зур чатырга чакырдылар. Йомшак мендәрләр җәелгән идәнгә урнашып - кайсы утыра, кайсы ята - укучылар планетарий хезмәткәрләренең Чаллы яшүсмерләре катнашында төшергән гөмбәзле документаль фильмын карадылар. Гөмбәз буйлап таралган сурәт фильм геройларының монда булуы тәэсире калдыра. Заманча музыка, алып баручы яшүсмерләр, яшьләрнең төрле төркемнәре вәкилләре белән интервью-боларның барысы фильмны мәктәп балалары өчен аңлаешлы итә. Фильмның төп идеясе - балаларны наркомания һәм сәламәт яшәү рәвеше арасында дөресен сайларга өйрәтү. 35 минутлык фильмнан соң әзерлекле тамашачылар белән әңгәмә булды. Оештыручылар мондый чараларның нәтиҗәле һәм заманча булуына ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профилактика ЛТЭТ семинар

2
X