Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүләкләр үз өенә кайтты

Бөек Ватан сугышы ветераны Яков Васильевич Чухонинның 27 май көнне урланган сигез медале һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены табылды, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан ияләренә кайтарылды.

Сокурыда сугыш ветераны Я.В.Чухонин гаиләсен беләләр, авылдашлары хөрмәт итәләр. Төшенкелеккә бирелмәгән, тормышны яраткан ветеран үз балаларына да, бергә эшләгән кешеләргә дә беркайчан тавышын күтәрмәгән, буш вакытында баянда уйнаган, җырлаган, күршеләре рәхәтләнеп тыңлаган. Газетабыз аның сугышчан юлы турында язды инде. Сокуры китапханәсе мөдире Индира Дебердеева "Әсирлектән кача алган" мәкаләсендә танкист Чухонинның сугышларның берсендә яраланып әсирлеккә эләгүен, ничек качуын, үз ротасын табуын һәм яңадан дошманга каршы сугышуын сөйләгән иде.

2011 елның февралендә 88 нче яшендә Яков Васильевич вафат була, аннан соң күп тә үтми Сокурының иң соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Семенович Борисов та теге дөньяга күчә... Вакыт әкренләп сугышта катнашучыларны, танкларда янучыларны, пулялардан егылучыларны ала. Үткән сугыш геройлары истәлекләренә, үз авылдашлары хәтеренә кул сузучы кешеләр булуы йөрәкне әрнетә.

Ире вафатыннан соң Фаина Емельяновна Чухонина кызына китә, Сокурыдагы өе буш кала. Егорьево авылында яшәүче кырык ике яшьлек граждан К.Чухониннар өендә кеше яшәмәгәнен белә, 27 май көнне тәрәзәне алып, квартирга керә һәм сигез медаль һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены урлый. Безнең районда мондый җинаятьләр сирәк, шуңа күрә полиция бар көчне бу урлауны ачуга куя. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Евгений Ермаков, оперуполномоченныйлар Олег Родионов һәм Рөстәм Шәйхетдинов җинаятьче эзенә тиз төшәләр. Тәүлек дәвамында җинаять ачыла, барлык урланган бүләкләр табыла.

Үткән пәнҗешәмбедә Яков Чухонинның улы һәм бер кызы район башлыгы Михаил Афанасьевны, Россия ЭЭМ Лаеш районы бүлек начальнигы Шамил Хуҗәхмәтов һәм АҖ башлыгы Әнәс Халитовны кунакка көтәләр. Я.Чухонин авылдашлары кебек аларны да медальләр һәм хәрби орден урлау хәбәре тетрәндерә. Район башлыгы ветеранның тол хатынына урланган бүләкләрне тапшырды, Яков Васильевич тормышы - үрнәк ул, дип басым ясады: "Мин бүләкләрнең яңадан үз өенә кайтуына шатмын. Сезнең балаларыгыз яхшы кешеләр, тәртипне хөрмәтләгән һәм эш сөючән кешеләр яшәгән тату гаиләдә шулай булырга тиеш тә". Аннан соң әңгәмәдә Яков Чухонинның хәрби хезмәтен искә алдылар, хәзер Сокурыда ул сугышта катнашкан бер генә кеше дә булмауны телгә алдылар. Кайнар чәй, торт һәм авыл кешеләре тормышы турында эчкерсез әң-гәмә - барысы якын кешеләр очрашкандагы кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сокуры событие Чухонин