Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Наркотикларга кызыгу өзелгән гомерләргә тиң түгел

Лаеш районы эчке эшләр бүлеге яшьләр арасында профилактикалау операцияләрен даими үткәрә. Бу юлы "Россия балалары" акциясе кысаларында полиция хезмәткәре Лаеш техникумы яшүсмерләренә наркотиклы матдәләрнең зарары турында сөйләде. Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Ангелина Коннова студентлар игътибарын "ак үлем" җитештерүчеләр һәм аны таратучылар белән элемтәгә кермәү кирәклегенә юнәлтте: -Җиңел акчалар җитди...

Лаеш районы эчке эшләр бүлеге яшьләр арасында профилактикалау операцияләрен даими үткәрә. Бу юлы "Россия балалары" акциясе кысаларында полиция хезмәткәре Лаеш техникумы яшүсмерләренә наркотиклы матдәләрнең зарары турында сөйләде.

Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Ангелина Коннова студентлар игътибарын "ак үлем" җитештерүчеләр һәм аны таратучылар белән элемтәгә кермәү кирәклегенә юнәлтте:

-Җиңел акчалар җитди фаҗигагә китерә, хәтта яшүсмер товарны интернет-кибет аша беренче тапкыр тапшырса да. Наркотикларны куллану һәм беренче дозадан соң ук ияләшү барлыкка килү турында сөйләп торасы да юк...

Наркотикларга бәйлеләрнең уртача яше бүген - 16-18 яшь, чөнки яшь буын җиңел наркотикларны ял итүче, сигаретлар һәм исерткеч эчемлекләр кулланган яшьтәшләре компаниясендә татып карарга мөмкин. Наркотикларга тартылу үз-үзен тотышы үзгәрүдә күренә, яшүсмернең мөмкин булган психологик тайпылышлары үзендә генә түгел, ә бәлки аның булачак балаларында да чагыла. Ә инде кыйммәтле "кайф"тан башка яшәп булмау һәм соңгы "ломка" - бу афәткә тарыган кешенең үлеме сәбәпләре. Студентларга теләсә нинди наркотикны, хәтта бик аз күләмдә дә, татып карау турындагы тәкъдимнән баш тарту өчен үзеңә катгый тыю кирәклеген аңлаттылар.

Интернет-ресурслар аноним төстә микро-дозалар тартатучыларны җәлеп итәләр, җәза бирелмәвен һәм саллы керем гарантиялиләр. Әмма бу чынбарлыкта алай түгел. Бигүк гадел булмаган эш бирүчеләр өчен яшь кешеләр - эшкә кирәкле материал гына, аны тоткарлаганда шунда ук икенчесе белән алыштырырга була. Ә инде юлы уңмаганнарга чын-чынлап төрмә срогы яки балигъ булмаганнарның әти-әниләренә зур күләмдә штрафлар яный. Наркотиклар ясау өчен кирәкле матдәләр саклау да аянычлы төгәлләнә.

Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы чыгышы һәм видеоролик күрсәтү студентларны наркотиклар куллану һәм аларны таратуның нәтиҗәләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Күрсәтелгән видеода наркотикларга бәйлеләрнең хайваннарга хас тәртипләре, кыланышлары гыйбрәтле үрнәк булды һәм сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекле яклары ачык аңлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район