Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буыннар элемтәсе өзелмәсен

Лаешның Җиңү паркында Әфганстан һәм Чечняда һәлак булган сугышчы-якташларыбыз истәлегенә монумент ачылды.

Бу хәрби хәрәкәтләрдә Лаеш районыннан чакырылган 240 кеше катнашкан. Кызганычка каршы, барысы да исән-сау әйләнеп кайта алмаган. Хәрби бурычны үтәгәндә Әфганстанда алты, Төньяк Кавказ территориясендә ике солдат һәлак булган: Дамир Вафин, Илфар Билалов, Тәлгать Вәлиев, Николай Варламов, Сергей Кузнецов, Владимир Кургузкин, Николай Кондратьев, Денис Хафизов. Николай Фирсович Казахстаннан чакырылган һәм әфган җирендә һәлак булган. Монумент ачуда хәрби хәрә-кәтләрдә катнашучылар, һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, район башлыгы Михаил Афанасьев һәм һәйкәл салуда эчкерсез ярдәм иткән мактаулы кунаклар бар иде. Алар арасында - гарнизон начальнигы, генерал-майор Валерий Миронченко; ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин; ветераннарның "Боевое братство" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан төбәк бүлеге рәисе генерал-майор Иван Стогниев; ТР Дәүләт Советы депутаты, "Ак Барс холдинг компаниясе" ААҖ генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар бар.

Михаил Афанасьев мемориал ачуны әһәмиятле вакыйга дип атады һәм әлеге изге эштән читтә калмаган һәр кешегә рәхмәт белдерде. Һәйкәлне ачу өчен зур әзерлек эше башкарырга туры килә: техниканы табарга, аны коралсызландырырга, Т-55 танкы һәм бронялы разведка-десант машинасы (БРДМ) макетларын постаментка беркетергә, мемориаль такта куярга кирәк була. "Кладиво 3 Д" ЧҖҖ директоры Денис Кривоносов техниканың аерым өлешләрен яңадан торгызган. Һәйкәлне булдыруда зур ярдәмнәре өчен җиде кеше район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

"Без хәзер бу сугыш безгә кирәк булдымы соң дип уйланабыз. Гадел булдымы ул, юкмы? Иң аянычы шул - анда яшь, сәламәт ир-егетләр һәлак булды, - дип билгеләп үтте үз чыгышында совет гаскәрләренең Әфганстандагы чикләнгән контингенты составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан генерал-майор Валерий Миронченко. - Солдатларның әти-әниләренә рәхмәт әйтергә кирәк. Иң куркынычы бит көтү һәм ишек шакыган саен сискәнеп китү, төннәрен йокламау. Мин аларга шундый кыю уллар тәрбияләгән өчен бик рәхмәтлемен. Барлык әфганчылар алдында баш иям. Кагыйдә буларак, алар тыйнак, ышанычлы һәм ярдәмчел кешеләр".

"Районда һәр елны нәрсә дә булса эшләнә, - дип билгеләп китте Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан генерал-майор Сергей Погодин. - Моның өчен район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт әйтәсе килә. Бүген без Бөек Ватан сугышы ветераннары эшен дәвам иткән геройларга һәйкәл ачабыз". Ветераннарның район советы рәисе Рашат Булатов буыннар элемтәсен саклауның, кайнар нокталарда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерүнең мөһимлеген ассызыклады. Мемориалны Җиңү көне алдыннан ачу очраклы түгел.

Казан танк училищесының тынлы оркестры, салют, КТУ курсантларының һәм район мәктәпләре кадетларының парад маршы, чәчәкләр кую һәм башкалар һәйкәл ачу тантанасын тантаналы-моңсу, эчтәлеге буенча тирән һәм формасы буенча матур иттеләр.

"Мондый һәйкәлләр кирәк!", - бу көнне Җиңү Паркына килгән югары сыйныф укучылары шундый нык карарга килделәр. Һәм бу күп нәрсә турында сөйли - буыннар арасындагы элемтә өзелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево открытие монумент