Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әни – бердәнбер һәм мәңгегә

Әни булу - иң кыен эш. Чөнки әни ялны белми, ул һәрчак эштә, үз проблемалары белән бергә, якыннары, туганнары эше турында борчыла. Вера Баннова Людмила Никифорова фотосы Елена Карандина үз балаларына: "Ничек кенә кыен булса да елама. Бу җирдә синнән дә начар хәлдәге кешеләр барлыгын исеңдә тот, алар ышаналар, өметләнәләр...

Әни булу - иң кыен эш. Чөнки әни ялны белми, ул һәрчак эштә, үз проблемалары белән бергә, якыннары, туганнары эше турында борчыла.

Вера Баннова

Людмила Никифорова фотосы

Елена Карандина үз балаларына: "Ничек кенә кыен булса да елама. Бу җирдә синнән дә начар хәлдәге кешеләр барлыгын исеңдә тот, алар ышаналар, өметләнәләр һәм көрәшәләр. Ә синең борчуың аларныкы белән чагыштырганда нәрсә ул?!"-дип бер тапкыр гына әйтмәгән.

Аның моңа мораль хакы бар. Җиңел булмаган, ә вакыты белән шактый кырыс булган тормыш аны бирешмәскә, саулыгы өчен, гомере өчен, хатын-кыз бәхете өчен көрәшергә өйрәткән.

-Яшь ярымнан Лена инвалид була. Сигез ел урын өстендә ята. Аякка баса алмам дип ул еш елый. Умыртка сөягенә сигез операция ясыйлар. Менә тагын кызга яңа бәла: тугыз яшендә ятим кала. Аны Лаеш балалар йортына җибәрәләр.

Рухының көчле булуы, тормышны сөюе аңа исән калырга гына түгел, белем алырга, гаилә корырга, дүрт искиткеч бала табарга ярдәм итә, хәзер аның җиде оныгы бар.

Һөнәре буенча Елена Николаевна китапханәче. Лаештагы махсус коррекция гомумбелем интернат-мәктәбе белән ул 50 елдан артык элемтәдә, анда китапханәче булып эшләгән, Елена Карандина тәрбияләнүчеләр белән һәрчак уртак тел таба. Сүз уңаеннан, ул бар кешегә ачкыч таба ала.

Аралашучан, көр күңелле, киләчәккә өмет белән караучы Лена бар кыенлыкларга карамастан тулы тормыш белән яши: эш, гаилә, дуслар, мавыгулар. Елена Николаевнаны 150 дән артык җыр авторы буларак та беләләр. Ул декоратив-гамәли иҗат белән яратып шөгыльләнә, картиналар яза. Район һәм республика иҗат күргәзмәләрендә, фестивальләрдә, бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңү яулады. Аның җырлары язмыш, тормыш турында, Туган ил һәм дуслар турында.

Тихо плещетса Кама,

Омывая песок,

Берега омывая и прибрежный лесок.

Городок мой, Лаишев.

Сколько связано с ним

Здесь и детство, и юность

Не заменишь другим.

Тиздән, 5 мартта, Елена Николаевнаның туган көне: аңа 70 яшь тула. Аның юбилеена балалары һәм оныклары, дуслары һәм коллегалары җыелыр. Ул аларга ныклык, тормыш сөю һәм киләчәккә ышану үрнәге булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район