Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Без беркайчан да якташларыбыз өчен кызармадык"

Безнең илебездә Ватанны саклаучылар көне чын мәгъ-нәсендә бар халык бәйрәме. Ватаныбыз сагында торган кешеләргә хөрмәтебез зур, чөнки Туган илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап бер генә тапкыр сугышырга туры килмәде.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан газетабыз хәбәрчесе Татарстан хәрби комиссариатының Лаеш район бүлеге начальнигы Александр Афанасьев белән очрашты.

-Кырыгынчы елларда Лаеш районыннан сугышка 15 меңнән артык кеше киткән. Яу кырында 13554 якташыбызның гомере өзелгән, - дип куркыныч саннарны искә төшерде Александр Юрьевич . - Тыныч елларда да безнең егетләребез күп кенә локаль конфликтларда катнаштылар: Мисырда, Вьетнам, Ангола, Венгрия, Чехославакиядә. Без Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны онытмаска тиеш. Күптән түгел район башлыгы Михаил Афанасьев карары белән локаль сугышларда һәлак булган кташларыбыз укыган мәктәпләрдә истәлекле мемориаль такталар куелды. Хәзер 2013 елның язында һәм көзендә армиягә алынган безнең 67 егетебез көнбатыш чиктән Ерак Көнчыгышка кадәр Кораллы көчләрнең барлык төрләрендә хезмәт итәләр. Без беркайчан да якташларыбыз өчен кызармадык. Аларның командирларыннан фәкать рәхмәт хатлары гына алабыз. Россия Кораллы көчләрендә хәзер зур масштаблы үзгәрешләр бара. Техника һәм кораллар яңара. Әмма героик кырыгынчы еллар буыныннан безгә мирас булып калган сугышчан патриотлык рухы һәрчак мөһим булды.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, запастагы офицерлар, оборона министрлыгы пенсионерлары, хәрби хезмәткәрләр! Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм!
Нык сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Үсеп килүче буынны-Ватанны булачак саклаучыларны лаеклы итеп тәрбияләгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата Александр Афанасьев