Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Николай Дроздов: “Табигатьне аның үзе өчен түгел, ә кешенең үзе өчен сакларга кирәк”

Галим-зоолог, телевидениедә алып баручы, җәмәгать эшлеклесе Николай Дроздов Татарстанга ике көнлек визиты кысаларында Атабайга, төгәлрәге Идел-Кама тыюлыгына килде. Людмила Никифорова Автор фотосы Видеосюжетны газетаның "Видео" рубрикасыннан карагыз. Николай Дроздовны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев озатып йөрде. Идел-Кама тыюлыгында югалып барган төр...

Галим-зоолог, телевидениедә алып баручы, җәмәгать эшлеклесе Николай Дроздов Татарстанга ике көнлек визиты кысаларында Атабайга, төгәлрәге Идел-Кама тыюлыгына килде.

Людмила Никифорова

Автор фотосы

Видеосюжетны газетаның "Видео" рубрикасыннан карагыз.

Николай Дроздовны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев озатып йөрде.

Идел-Кама тыюлыгында югалып барган төр - кар барсларын үрчетү һәм үстерү өчен төбәкара үзәк төзү планлаштырыла.

Николай Николаевичка ак койрыклы диңгез бөркете фоторәсемнәрен һәм онлайн режимда видеокүзәтүләр язылган дисклар бүләк иттеләр. Танылган кунак фотоальбомны озаклап карады, тыюлыкта яшәгән сирәк очрый торган кошларны күргәч сокланып башын чайкады. Күкшәләр фотосурәтләрен күргәч тагын да җанланды:

-1944 елда миңа җиде яшь иде. Әти сугышта, ә мин кулыма мылтык алып күкшәләр аттым, әниемне ашаттым.

Ә аннан соң табигый шартлардан шактый аерылган урында кечкенә кар барсы балаларын үстерү буенча бу экспериментны ничек тормышка ашырырга ниятләү турында җентекле сүз булды.

Мондый үзәк булдыру теләген дүрт район белдерде. Лаеш районын сайладылар. Идел-Кама тыюлыгы зур шәһәрләрдән һәм торак пунктлардан ерак. Аның төп өстенлекләре менә шунда. Монда бәләкәчләрне яшь ярымга кадәр тотачаклар, ә аннан бераздан ияләштереп кар барсы яшәгән урыннарга күчерәчәкләр. Николай Дроздов сүзләренчә, Лаеш районында шартлар кар барслары яшәгән урыннардагыча түгел, монда алар йомшак.

-Беренче ел ярымга кадәр ирбислар үстерү өчен бу начар түгел. Эксперимент катлаулы, уңыш җәнлекләрдән генә түгел, кешеләрдән дә тора, - дип исәпли Николай Николаевич. - Алар куелган бурычка никадәр җитди карасалар һәм кирәкле шартларны төгәл сакласалар, лаборатория эксперименты шулкадәр уңышлы булачак.

ТР экология министры Фәрит Абдулганиев бу үзәкне проектлау эшләре башлануын хәбәр итте, аны 2018 елда төзү планлаштырыла.

-Сүз дә юк иртәгә монда кар барслары балалары булмас, - диде министр. - Башта ана җәнлекләр кайтачак. Бурыч - Татарстан, Россия өчен генә кар барсы биобанкы булдыру түгел. Ана ирбисларны Алтай Республикасыннан алып кайтачаклар, хәзер анда 42 баш барс яши. Безнең үзәк системалы проектның бер өлеше генә.

Михаил Афанасьев булачак үзәкне кар барслары үрчетү һәм үстерү буенча балалар бакчасы дип атады.

-Хәзер без сүз алып барган проектның социаль әһәмияте дә бар, чөнки өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәк, - дип әйтеп үтте Михаил Павлович. - Аның ярдәме зур. Әлбәттә, уңышлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район