Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа елны билгеләп үтәргә һәм хастаханәгә эләкмәскә

Яңа елны каршылаудан да күңеллерәк нәрсә бар? Әмма әлеге иң яраткан халык бәйрәме үлем куркынычы белән дә яный. Янгынга каршы чараларга битараф булган кеше бик җиңел генә хастаханә койкасына эләгергә мөмкин. Һәм зыян күрүченең курантлар сукканнан соң күргән иң беренче кешесе Кыш бабай түгел, ә ак халатлы табиб булачак.

2013 елның 15 декабреннән Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелде. Быел ул беренче февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Районда, республикадагы кебек, ел саен декабрь һәм гыйнвар - иң имин булмаган ике ай. Соңгы алты елда яңа ел бәйрәмнәрендә янгыннар аз булган ел - 2011-2012 ел. Ул елда 25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр районда өч янгын очрагы теркәлгән. 2012-2013 елның кышы барыннан да уздырган: декабрь ахыры-гыйнвар башында янгыннарга җиде тапкыр барганнар.

Статистика күрсәткәнчә, янгыннарның иң киң таралган сәбәбе - мичләрнең артык кызуы һәм ут белән сак эш итмәү. Мунчалар һәм шәхси йортлар еш яна. Мөгаен, бу халык күпләп җыела торган урыннарның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләренең җитди контролендә булуы белән аңлатыладыр. Бу көннәрдә алар Яңа ел бәйрәмнәре үткәрү планлаштырыла торган балалар учреждениеләрен һәм мәдәни учреждениеләрне тикшерәләр.

-Кар күп яву кар көртләре белән көрәшне катлауландыра. Шуңа күрә иң киң таралган кимчелек - эвакуация вакытында чыгу урыннарының кардан чистартылмавы, - дип тикшерүләргә беренче нәтиҗәләр ясый Лаеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Егор Фомин. - Тагын бер проблема - чыршы гирляндаларына сертификатлар булмау. Сертификат алар сыйфатының гарантиясе була ала. Арзан продукциягә кызыгып янгын куркынычсызлыгына игътибар итмәү ярамый.

Без янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә ваемсыз мөнәсәбәтнең фаҗигале нәтиҗәләрен һәм янгыннарны булдырмау өчен халык белән профилактика эше алып барабыз.

Эчке хезмәт майоры шуны искәртте: билгеләнмәгән урыннарда пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Лаешта, мәсәлән, бу максат өчен икенче мәктәп территориясендә мәйданчык бүленгән. Авыл җирлекләре башлыклары да фейерверк ату урынын билгеләргә тиешләр. Янгынга каршы аерым режим вакытында фейерверк атуны бозган кешеләрне күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән ике меңнән дүрт мең сумга кадәр штраф рәвешендә күңелсез яңа ел бүләге көтә.

Профессионал киңәшләре

Пиротехниканы ябык биналарда кулланырга ярамый. Балконнар һәм лоджияләрдән салютлар җибәрү тыела. Барлык пиротехник эшләнмәләрдә җитештерүченең яки күпләп сатучының адресы һәм телефоны булырга тиеш. Ничек кенә оста булсагыз да инструкциягә битараф булмагыз. Күрер күзгә таныш эшләнмәләрнең дә үзенчәлекләре булырга мөмкин.

Төргәге ертылмаган һәм су тимәгән булырга тиеш. Пиротехникадан файдаланганда аны кулда тотарга, өстенә иелергә ярамый. Ә фитилен кабызганчы үз пиротехникагызның өсте кая һәм янучы элементлар каян очачак икәнен ачыклагыз. Һәм иң мөһиме - яңа ел уенчыгын кулланыр алдыннан яхшылап уйлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безопасность Новый год пиротехника