Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Нәтиҗәле һәм сакчыл хуҗалык итәргә

Без авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеше йомгаклары белән таныштыруны дәвам итәбез. Җирлекләрнең һәркайсының үз спецификасы, казанышлары, мөһим проблемаларны хәл итүнең форма һәм ысуллары бар. Бүген безнең игътибар үзәгендә Рождествено авыл җирлеге. Саннар һәм фактлар Җирлектә дүрт торак пункт. Халык саны 2015 елның 1 гыйнварына 1100 кеше тәшкил итә. Халык структурасында хезмәткә...

Без авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеше йомгаклары белән таныштыруны дәвам итәбез. Җирлекләрнең һәркайсының үз спецификасы, казанышлары, мөһим проблемаларны хәл итүнең форма һәм ысуллары бар. Бүген безнең игътибар үзәгендә Рождествено авыл җирлеге.

Саннар һәм фактлар

Җирлектә дүрт торак пункт. Халык саны 2015 елның 1 гыйнварына 1100 кеше тәшкил итә. Халык структурасында хезмәткә сәләтле яшьтәге кешеләр күпчелекне тәшкил итә - 581 кеше. Пенсионерлар - 392, аларның икесе Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм 45 тыл хезмәтчәне бар.

Җирлекнең нык матди-техник базасын булдыру өчен көч куела торган төп нокталар - авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм сәнәгать мәйданчыклары.

2014 ел башына шәхси секторда 150 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнгән. Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү программасы буенча 2 миллион 819 мең сумга 17 кредит алынган.

Гаилә фермалары уңышлы эшли. Г.Амирбекян хуҗалыгы 2014 ел эчендә баш санын сизелерлек арттырган: сыерлар 19 дан 30 га, бозаулар 13 тән 19 га кадәр һәм башкалар. И.Миңнуллин гаилә фермасында 40 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 23е - савым сыер. Бар продукция үз кибетләрендә сатыла. Столбищеда, Комлы Ковалида, Габишевода күчмә сәүдә итү оештырылган. Тангачида О.Сарапкинның КФХы уңышлы үсә.

Рождествено жирлеге территориясендә шул ук исемдәге "Рождествено" сәнәгать мәйданчыгы булдырылган. Мәйданчыкны синтетик герметиклаштыручы полимерлар эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнүче "Полимикс Казан" ЧҖҖ һәм "Нэдэкс-Волга" фәнни-тикшеренү фирмасы тәкъдим итә. Продукция лизинг-грант буенча алынган заманча җайланмаларда җитештерелә.

Җирлекнең матди-техник базасын ныгытуга "Атриум СК" ЧҖҖ дә үз өлешен кертә. Ул 47 га җирдә төргәкле газон җитештерү белән шөгыльләнә.

Тангачида "Умырзая" коттедж поселогы төзелә. Монда килү юллары, барлык коммуникацияләр, кибет бар.

2014 елда җирлектә дүрт республика программасы гамәлгә ашырылган.

1."ФАПлар төзелеше" программасы буенча Сиңгелдә ФАП төзегәннәр.

2. Монда ук полиция участок уполномоченныйлары өчен йортлар төзелеше программасы буенча административ-торак йорт төзелгән.

3.Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча Рождествено табиблык амбулаториясенә ремонт ясалган. Эшләр барышында биналарда эчке ремонт эшләре алып барылган, болдыр ремонтланган. Хәзер якты, яхшы җиһазланган теш табибы, педиатр, участок терапевты һәм гомуми практика табибы, гинеколог кабинетлары, процедура бүлмәсе, регистратура, көндезге стационар палатасы пациентлар һәм хезмәткәрләргә хезмәт итә.

4.Юллар ремонтлау программасы буенча Дятловоның Яшьлек урамы буйлап үзәк юлының 600 метрлы участогы асфальтланган.

Ике гаиләне авария хәлендәге торактан күчерү өчен муниципаль квартирларга ремонт ясау мәсьәләсе хәл ителгән. 2013 ел йомгаклары буенча Рождественода суэтем башня һәм скважина төзелешенә грант бүлеп бирелгән. Авыл җирлеген төзекләндерү буенча эшләр комплексы үткәрелгән. Ел дәвамында "Орел полигоны" ЧҖҖгә 2546 куб метр каты көнкүреш калдыклары чыгарганнар. Урам яктыртучы 55 лампаны алыштырганнар. Дятловода Мәктәп һәм Казан урамнарына вак таш җәйгәннәр.

2014 елда үзара салым буенча референдум үткәргәннәр. Шактый акча җыйганнар, алар торак пунктларны төзекләндерүгә тотылачак.

Администрация, депутатлар корпусы, ветераннар советы, мәдәният учреждениеләре һәм мәктәпнең уртак эше нәтиҗәсендә ел саен "Җиңү көне", Өлкәннәр көне, Сабантуй һәм башкалар үткәрелә.

Җирлекнең визит карточкасы һәм горурлыгы - "Русская душа" халык фольклор ансамбле. Аңа ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Клюшина җитәкчелек итә. Коллектив район, республика һәм халыкара чаралар һәм конкурсларда катнаша.

Узган 2014 ел сәясәт, икътисад һәм социаль өлкәдә мөһим вакыйгаларга бай булды. Лаеш районының бар хакимият органнары эше уйланылган булу сәбәпле, җирлектә халыкның бар катламнарын яклау һәм ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирүче социаль программалар тормышка ашырыла.

Яшәү, эшләү, иҗади хезмәт һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен уңай шартлар булдыру Рождествено авыл җирлеге советы һәм башкарма комитеты эшчәнлегенең төп максаты булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево