Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олег ТАТЬЯНКИН: “Төзекләндерү кагыйдәләре һәр кеше өчен мәҗбүри“

Татарстанда экологик икеайлык башланды. Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар биреләчәк. Район территориясендә гамәлдә булган таләпләр турында административ-техник инспекция начальнигы урынбасары Олег Татьянкин сөйли. -Олег Владимирович, кагыйдәдән нинди дә булса чыгарылмалар бармы? -Төзекләндерү кагыйдәләре һәркем өчен мәҗбүри. Алар барлык юридик һәм физик затларга, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга, җирлек территориясендә...

Татарстанда экологик икеайлык башланды. Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар биреләчәк. Район территориясендә гамәлдә булган таләпләр турында административ-техник инспекция начальнигы урынбасары Олег Татьянкин сөйли.

-Олег Владимирович, кагыйдәдән нинди дә булса чыгарылмалар бармы?

-Төзекләндерү кагыйдәләре һәркем өчен мәҗбүри. Алар барлык юридик һәм физик затларга, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга, җирлек территориясендә урнашкан җирдән файдаланучы яки аның хуҗалары, биналар төзүче һәм аның хуҗалары булган затларга кагыла. Әмма практика төзекләндерү кагыйдәләренең шактый еш бозылуын күрсәтә.

-Ә билгеләнгән төзекләндерү нормаларын үтәмәүне нәрсә белән аңлаталар? -Кагыйдә буларак, бозучылар үзләренең белмәүләренә сылтыйлар. Шуңа күрә искә төшерергә кирәктер, мөгаен: йорт хуҗалыгы чикләреннән тыш чүп-чар, утын, авыл хуҗалыгы терлекләре өчен азык, тирес, төзелеш материаллары өяргә, сыек көнкүреш калдыкларын түгәргә, транспорт чарасын юарга, юынтык су чокырлары казырга ярамый. Йорт хуҗалыгы коймаларын күчереп кую, яфрак һәм башка төрле калдыклар ягу, каралты-кура төзү тыела. Тыю төзек булмаган транспорт чаралары саклауга да кагыла. Йорт хуҗалыгы территориясеннән тышта авыр йөк транспорты чаралары, шул исәптән махсус техника, тагылмалар, ярымтагылмалар тору урыны ясау яки аларны ремонтлау тыела.

-Сез шәхси йортлар хуҗаларына куелучы таләпләр турында сөйлисез. Ә күп катлы йортлар ишегалларында төзекләндерүнең бу кагыйдәләре шулай ук кулланыламы?

-Әлбәттә. Моннан тыш, елның кайсы вакыты булуга карамастан, бордюрларга, балалар мәйданчыклары һәм газоннарга машина белән керү тыела. Гараж төзү өчен шуңа туры килүче хокук билгеләүче документлар таләп ителә.

-Төзекләндерүнең билгеләнгән нормаларын үтәмәгән өчен нинди җәзалар каралган?

-Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штраф каралган: гражданнарга - 2000нән 3500 сумга кадәр, вазифаи затларга - 15000нән 30000 сумга кадәр, ә юридик затларга - 200000нән 500000 сумга кадәр. Кабат бозган очракта штраф суммасы берничә тапкырга арта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево