Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пәрәүдә бәйрәм – күп функцияле яңа үзәк ачтылар

Пәрәүдә күп функцияле үзәк ачу булды. Авыл мәдәният йорты, фельдшерлык-акушерлык пункты бер түбә астына җыелган. Авыл кешеләре бу көнне бәйрәм көткән кебек каршыладылар. Аларның шатлыгын район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Стройком" җәмгыяте җитәкчесе Ленар Григорьев уртаклаштылар.

-Бүген безнең өчен чыннан да бәйрәм көн. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яклавы белән үткәрелүче күп функцияле үзәкләр һәм фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү программасы нәтиҗәсендә мөмкин булды, - дип билгеләп үтте үз чыгышында "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Михаил Афанасьев. - Без аңа ярдәме һәм Пәрәүдә күп функцияле үзәк төзү буенча өстәмә программа кабул итүе өчен рәхмәтле. Яңа бинаны кыска срокларда төзегән, аңа үз күңел җылыларын биргән төзүчеләргә рәхмәт. Хәзер инде аның буш тормавы мөһим.

Михаил Павлович "СтройКом" җәмгыяте хезмәткәрләре прораб Андрей Лучининны һәм баш инженер Владимир Никитинны район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Газетабыз хәбәрчесенә биргән интервьюсында "СтройКом" фирмасы директоры Ленар Григорьев күп функцияле үзәк төзелешенә акчаларның республикадан бүлеп бирелүен ассызыклады.

-Быел Татарстанда мондый 46 клуб файдалануга тапшырылды, аларның икесе - Лаеш районында. Пәрәүдә төзелешне без июль башында башладык, - дип дәвам итте Ленар Борисович. - Бина типовой, аның гомуми мәйданы 493 кв.м. тәшкил итә. Проект шул яктан уникаль: монда заманча материаллар һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары кулланылды. Нинди дә булса төзексезлек килеп чыгуга котельныйга сигнал бирелә, диспетчер компьютерда кайда, нәрсә, кайсы залда ни булганын күрә.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бу көнне Пәрәүдә яшәүчеләр өчен истәлекле вакыйга дип саный.

-2012 елда республикада авыл җирлекләрендә 47 клуб төзелде. Быел да актив төзелеш алып барылды. 2014 елда программаны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. 2015 елда исә 56 клуб төзергә планлаштырыла, - дип газета укучыларыбызга мәгълүматлар бирде Айрат Миннемуллович. - Авыл өчен иң мөһиме - юллар, мәктәп, ФАП һәм клуб. Шул чакта авылда яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә шөгыль табылачак. Ә Пәрәүдә һәм Лаеш районында яшәүчеләргә иминлек һәм уңышлар телим.

Мәдәният министры авыл мәдәният йорты директорына клубның матди-техник базасын ныгыту өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды.

Пәрәү мәдәният йорты директоры Фәридә Гомәрова монда инде 22 ел эшли. Ул авыл клубына бөтен күңеле белән бәйләнгән.

-Безнең клубта 13 берләшмә бар, аларда 217 кеше шөгыльләнә. "Алтын канатлар" хореография коллективы 36 кешене берләштерә, алар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар. Бар конкурсларда безнең клуб мактаулы призлы урыннар ала, - дип горурланып сөйли Фәридә Гомәрова авылдашларының казанышлары турында. - "Чәчәк ат, Лаеш ягы!" фестивалендә гран-при алдылар. Бездә хореография һәм фольклор коллективлар да, аерым башкарырга яратучылар да, театр сөючеләр клубы, "Ветеран" клубы да бар. Хәзер исә эш өчен шартларыбыз искиткеч.

ФАП мөдире Гөлфинә Бәдретдинова Пәрәүдә алтынчы ел эшли. 756 кешегә хезмәт күрсәтә. Ул яңа бинага бик шат. "Монда матур, уңайлы, заманча җиһазлар куелган. Персонал һәм авырулар өчен барлык уңайлыклар тудырылган" дип билгеләп үтте ул.

Рәсми өлештән соң тантаналы төстә кызыл тасмалар киселде һәм монда булган бар кеше клуб эченә агылды. Аның сәхнәсендә бу көнне зур бәйрәм концерты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пелево новоселье