Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Педагоглар конкурсында җиңүчеләр Югары Осланга барачаклар

Бөтенроссия "2017 ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. 30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр бәйгедә катнашучылар ачык дәресләр үткәрделәр һәм аларны анализладылар. Бу бәйге кысаларында алар 2 - 3 февраль көннәрендә осталык сәгатьләре бирделәр. Жюри ике номинациядә лидерларны ачыклады. Ә моны эшләү җиңелләрдән булмады, чөнки конкурс үз эшләре осталарын җыйды:...

Бөтенроссия "2017 ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.

30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр бәйгедә катнашучылар ачык дәресләр үткәрделәр һәм аларны анализладылар. Бу бәйге кысаларында алар 2 - 3 февраль көннәрендә осталык сәгатьләре бирделәр. Жюри ике номинациядә лидерларны ачыклады. Ә моны эшләү җиңелләрдән булмады, чөнки конкурс үз эшләре осталарын җыйды: бай тәҗрибәле укытучылар да, мәктәптә бердән өч елга кадәр эшләүче яшьләр дә бар иде.

"Укытучы - оста" номинациясендә 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Карпова җиңде. Аның коллегасы Гөлүсә Бәдретдинова (Пәрәү) икенче булды. Хәерби мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Рузилә Хәмәтгалиева өченче урынны алды.

"Педагогик дебют" номинациясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Шаронова (Габишево) яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ул математика укытучысы Лилия Шакированы (Имәнкискә) һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Карина Дәминованы (Усады) узып китте.

Лидия Карпова, Гөлүсә Бәдретдинова һәм Марина Шаронова Югары Осланда 15 -16 февральдә үтәчәк республика этабына баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район