Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда беренче автошәһәрчек ачылды

Сокурыда безнең райондагы беренче автошәһәрчек ачылды.

Район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россия эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү буенча Баш идарәсе начальнигы Юрий Демидов, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм башка рәсми затлар районның иң яхшы юидчылары - Лаешның 1 нче гимназиясе "ЮИД" түгәрәге әгъзалары (җитәкчесе Елена Маслова) шөгыльләнгән мәйданчыкны карап чыктылар.

Тулысынча җиһазланган велосипедчылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Дәресләр дәрәҗәле кунаклар килгәнлектән өзелеп торды. Балалар аларның сорауларына җавап бирделәр, үзләре дә сорау яудырдылар. Гадәттәгечә истәлеккә фотога төштеләр һәм мәктәп укучылары мобиль автошәһәрчекне үзләштерүне дәвам иттеләр.

Шуны әйтергә кирәк, Татарстанда мондый өйрәнү мәйданчыклары бары тик сигез: өчесе стационар (Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама) һәм бишесе мобиль, шул исәптән безнең районда да.

Автошәһәрчек төзү район башлыгы Михаил Афанасьев ЭЭМның ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнехановка хат язганнан соң башланды. Кыска срокларда мәктәп янындагы мәйданны (алты сутый) асфальтладылар. "Зарница" берләшмәсе эшчеләре "Юл хәрәкәте иминлегенең фәнни белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ГКУ акчаларына (500 мең сумга якын) алынган җайланмаларны урнаштырдылар.

Сокуры аша федераль трасса үтә, хәрәкәт күп булу юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүне таләп итә. Шуңа күрә автошәһәрчек Сокуры балаларына бик тә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined событие